90 СЕЗОН

Яңалыклар

К.ТИНЧУРИННЫҢ ТУУЫНА 131 ЕЛ ТУЛУГА ҺӘМ К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНЫҢ 85 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН ҮТКӘРЕЛӘ ТОРГАН IV РЕСПУБЛИКА МӘКТӘПЛӘРЕ КОНКУРСНЫҢ ТӨБӘКАРА САЙЛАП АЛУ ТУРЫ – 9 НЧЫ НОЯБРЬ – БУА ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНДА БАШЛАНЫП КИТТЕ

К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры –  9 нчы ноябрь – Буа дәүләт драма театрында башланып китте.

Биредә Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас районнарыннан килгән укучылар 5 номинациядә – 1. “Спектакльдән җыр”; 2. “Спектакльдән өзек”; 3. “Спектакльдән монолог”; 4. “Рәсем-эскиз”; 5. “Макет” – көч сынашты:

Сайлап алу турының соңгы этабы Казанда, 19 нчы ноябрьдә була.
30 нчы ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җиңүчеләрне бүләкләү һәм әлеге конкурска нәтиҗә ясап, “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә.