90 СЕЗОН

Яңалыклар

87 нче сезон ябылды: бүләкләр!

Тинчурин театрында 87 нче театраль сезон ябылу уңаеннан йомгаклау тантанасы үтте. Тантанада театр директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов театр артистлары һәм хезмәткәрләре: Рамил Минханов, Сәкинә Минханова, Лилия Камалиева, Эдуард Никитин, Альбина Гашигуллина, Рәйханә Хәкимова, Альбина Сираева, Луиза Ибраһимова, Резедә Фазлыева, Фаягөл Гатауллина, Гөлфия Фәтхетдинова, Миләүшә Хаҗиеваларга театрның Мактау грамотасын; Кадрия Фәйзетдинова, Рөстәм Хафизов, Рәмзия Идиятуллина, Ильяс Камал, Илфак Хафизовларга намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен театрның Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлыйбыз!!!