90 СЕЗОН

Яңалыклар

7 НЧЕ ФЕВРАЛЬ М.ҖӘЛИЛ МУЗЕЙ-ФАТИРЫНДА ТЕАТР ЕЛЫ ҺӘМ ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЯРАТКАН АРТИСТКАСЫ ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВАНЫҢ 75 ЯШЬЛЕК ОЛУГ ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН АРТИСТКА БЕЛӘН ҖЫЛЫ ОЧРАШУ БУЛЫП УЗДЫ

7 нче февраль М.Җәлил музей-фатирында Театр елы һәм халкыбызның яраткан артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек олуг юбилее уңаеннан артистка белән җылы очрашу булып узды. Кичәдә Исламия ханымның иҗат һәм тормыш юлыннан, шулай ук тормыш иптәше һәм сәхнә партнеры Хәлил ага Мәхмүтов турында да матур җылы хатирәләр барланды. Килгән кунаклар белән бергә театрыбызның музей мөдире Розалия ханым Чабатованың К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм яраткан артисткабыз турында биргән кызыклы сорауларга җавап эзләдек. Розалия ханым билгеләп үткәнчә: “Исламия Һидиятулловна зур дәрәҗәләргә ия булса да, гади булып кала! Театрыбызның гына түгел, ә бөтен татар халкының горурлыгы!!!”. Моның дөреслегенә әлеге матур очрашуыбыз тагын бер дәлил булып тора.

PZRVWZfCFl0 IrFvr4_Up7c 9bbF1ceMS44 Xovo0gv1SJY