90 СЕЗОН

Яңалыклар

6 нчы ноябрь – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көне!

Тинчурин театры Туган көнен тамашачылар белән үткәрәчәк

2021 елның 6 ноябрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 88 яше тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе узачак.

Кичәне оештыручылар кунаклар өчен махсус интерактив программа әзерли: квартет чыгышы, музей буенча экскурсия, билетлар һәм бүләкләр уйнату һ.б. Фойе һәм музейдагы тантаналы өлештән соң, тамашачылар өчен театрның йөзек кашы булып торган “Сүнгән йолдызлар” спектакле куелачак.

1933 елның 6 ноябрендә күренекле драматург, режиссер Кәрим Тинчурин (1887-1938) ярдәме белән театрга нигез салына. Әлеге шәхес театрны үстерү өчен генә түгел, гомумән, татар драматургиясенә зур өлеш кертә.

Театрның тарихы белән Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморатов, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев кебек күренекле драматурглар, Гали Ильясов, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Рәфкать Бикчәнтәев, Рабит Батулла кебек режиссерлар һәм Рокыя Кушловская, Хан Исмәгыйлев, Фердинанд Фарсин, Гата Нуруллин, Хәлил Мәхмүтов, Исламия Мәхмүтова, Наил Шәйхетдинов кебек популяр артистлар тыгыз бәйләнештә була.

2002 елдан театрны Татарстанның Атказанган мәдәният эшлеклесе Фәнис Мөсәгыйтов җитәкли. 2021 елның сентябреннән алып театрның баш режиссеры итеп Туфан Имаметдинов билгеләнде.

Ихтирам белән,

К.Тинчурин исемендәге театрның пресса бүлеге