90 СЕЗОН

Яңалыклар

22 ел – балалар күңелендә!

“Али баба һәм өч карак” әкияте театрыбыз сәхнәсендә иң озак уйналган спектакльләребезнең берсе (1998 ел). Әлеге серле шәрекъ әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән  бу могҗизалы балалар спектакле җыр-биюләр, уен-көлке, маҗаралар белән сугарылган. Шуңа да ул балаларга да, олыларга да бердәй кызыклы.

3 нче гыйнвар, 12:00 сәгатьтә – “Али баба һәм өч карак” спектаклендә көтеп калабыз!