90 СЕЗОН

Яңалыклар

2 нче татар гимназиясе Күз нурларым» спектаклен куячак

22 май 13:00дә театрыбыз сәхнәсендә Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган «Күз нурларым» спектакле күрсәтеләчәк. Аның үзенчәлеге шунда: спектакльне Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе куячак. Режиссерлары: «РУХ» театр төркеме җитәкчесе Тәнзилә Камалова һәм театрыбыз артисты Диләрә Фәттахова.

Рольләрне башкаралар:

Хатын – Азалия Шәрипова

Ир – Рифнур Нәҗмиев

Ана – Эльвина Яруллина, Иркә Мингалиева

Кыз – Мәликә Нигъмәтуллина, Диләрә Шәрипова

Егет – Айзат Хөснуллин, Әмир Таһиров

Дус – Фәрһат Садыйков, Фазыл Шәрипов

Ханым – Азалия Зарипова

Исегезгә төшерәбез, 2 нче гимназия укучылары театрыбызда уздырылган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының җиңүчеләре булдылар. Шул сәбәпле, аларны безнең театр шефлыкка алды.

Проект Татарстан Мәдәният министрлыгының «Балалар — балаларга» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

2 нче татар гимназиясе Күз нурларым» спектаклен куячак
2 нче татар гимназиясе Күз нурларым» спектаклен куячак