90 СЕЗОН

Яңалыклар

К.ТИНЧУРИННЫҢ ТУУЫНА 131 ЕЛ ТУЛУГА ҺӘМ К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНЫҢ 85 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН ҮТКӘРЕЛӘ ТОРГАН IV РЕСПУБЛИКА МӘКТӘПЛӘРЕ КОНКУРСНЫҢ ТӨБӘКАРА САЙЛАП АЛУ ТУРЫ – 19 НЧЫ НОЯБРЬ – К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНДА УЗДЫ

К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры – 19 нчы ноябрь – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды.

Биредә Казан, Арча, Биектау, Әтнә, Балтач, Теләче, Лаеш, Саба, Питрәч, Яңа Чишмә, Чуашстан республикасыннан килгән укучылар 5 номинациядә – 1. “Спектакльдән җыр”; 2. “Спектакльдән өзек”; 3. “Спектакльдән монолог”; 4. “Рәсем-эскиз”; 5. “Макет” – көч сынашты.

30 нчы ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җиңүчеләрне бүләкләү һәм әлеге конкурска нәтиҗә ясап, “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә.