90 СЕЗОН

Яңалыклар

18 апрель “Идел йорт-2023” К. Тинчурин театрында иҗади лаборатория узачак

18 апрельдә К. Тинчурин театрында Ш. З. Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лаборатория узачак. Татарстанның 7 районыннан 40 кеше катнашачак.

Лаборатория кысаларында төрле темаларга мастер- класслар күрсәтеләчәк.
1. “Театраль хореография” (мастер-класс)
Лекторы: Марсель Нуриев – хореограф, “Алтын битлек” милли театраль премиясе номинанты

2. “Актерлык осталыгы” (мастер-класс)
Лекторы: Зөлфәт Закиров – артист, Казан театр училищесы мөгаллиме
Лекторы: Артем Пискунов – артист, Казан театр училищесы мөгаллиме

3. “Сәхнә теле” (мастер-класс)
Лекторы: Резедә Сәләхова – артистка, педагог

4. “Могҗиза” театр студиясе мисалында сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләү үзенчәлекләре
Лекторы: Зөфәр Харисов – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты
Гөлназ Нәүмәтова – Татарстанның атказанган артисткасы

5. “Бутафория җиһазлары җитештерү” (мастер-класс)
6. “Балалар өчен спектакль: пьеса язылышы һәм күңелле спектакльләр кую ысуллары”
Лекторлар: Шамил Фәрхетдинов – драматург
Камил Гатауллин – режиссер

7. “Сәхнә костюмы булдыру” (мастер-класс)
Лекторы: Нажия Галимова – рәссам-модельер, дизайнер.

8. Театр буенча экскурсия

9. «Чулпан» спектаклен карау