90 СЕЗОН

Яңалыклар

15 сентябрьдә Кәрим Тинчуринга багышланган чаралар уздырыла

Актер, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән Казанда зур чаралар оештырыла. Тинчурин театрының 89 сезонын ачу тантанасы да драматургның юбилеена багышлана.

Иртәнге сәгать унда Тинчурин театры коллективы һәм татар җәмәгатьчелеге Архангель зиратында К.Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салачак.

Зираттан соң 11.30 сәгатьтә К.Тинчурин паркында К.Тинчурин бюстына чәчәкләр кую, искә алу концерты оештырыла. Чарада Тинчуринга багышланган шигырьләр сөйләнеләчәк, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Искә алу концертында Тинчурин театры артистлары Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Резедә Сәләхова, Резедә Төхвәтуллина, Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Кичке дүрттә К.Тинчурин театры фойесында К.Тинчуринның нәсел шәҗәрәсен презентацияләү башланып китәчәк. Драматургның нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре катнашачак.

Презентациядән соң К.Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры чыгышы һәм театр музеенда К.Тинчурин тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» пьесасы кулъязмасы белән таныштыру көтелә.

Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышланган чаралар театрның 89 сезонын ачу һәм К.Тинчурин тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» спектакле премьерасы белән тәмамланачак.

Тинчурин театры матбугат үзәге