90 СЕЗОН

Яңалыклар

13 НЧЕ ОКТЯБРЬ КАЗАНДА РОССИЯДӘ УЗАЧАК КИЛӘСЕ — 2019 НЧЫ ЕЛ — ТЕАТР ЕЛЫНА БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ ҮТТЕ

13 нче октябрь сәгать 11:00 дә Г.Камал театры каршындагы мәйданда 2019 нчы елда Россиядә узачак Театр Елына багышланган бәйрәм үтте. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге чарага кушылды. Килгән кунаклар үзләренең яраткан артистлары белән фотога төшеп, спектакльдән өзекләр карап, төрле конкурсларда катнашып, чакыру билеты белән бүләкләнделәр. Бәйрәм ахырында, көннәрне санап бару өчен сәгать ачылды.