90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез!

Мәскәү шәһәреннән Казанны күрергә килгән Лукьяновлар гаиләсе бүген Тинчурин театрында экскурсиядә булды. Александр, Галина, Лилия һәм Филипп үзенчәлекле сәяхәтне бик ошаттылар, сораулар да бирделәр.  Сайтыбыздагы яңалыкларны карап барырга һәм спектакльләргә килергә җыенулары хакында әйттеләр. Бөтерчек кебек чая Филипп робот катнашындагы премьераны көтеп алачакмын, диде. Сезне шатландыра алуыбызга сөенәбез, хәерле юллар телибез.

Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез!
Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез!