90 СЕЗОН

Яңалыклар

1 НЧЕ НОЯБРЬ — М.ШКЕТАН ИСЕМЕНДӘГЕ МАРИ МИЛЛИ ДРАМА ТЕАТРЫ – «ЭРЕНЕР» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры коллективы әлеге фестивальдә катнашуы өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде.
Казандагы мари халыкларының оешмасы вәкилләре дә үзләренең милләттәшләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр: «әлеге фестиваль безнең араларны тагы да якынайтты», — дип, үзләренең шатлыклары белән дә уртаклашып уздылар.
Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышынды.