90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Җан Баевич» спекатакле премьерасы

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 2024 елны ике премьера белән башлый. 31 гыйнвар, 1 февральдә 18.30 сәгатьтә Г.Исхакый буенча «Җан Баевич» трагикомедиясе (12+) куелачак. Режиссеры – Илнур Гарифуллин. Төп рольне Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров башкара.

Мәдәни кеше булырга тырышып, Гаяз Исхакый комедиясенең төп герое Җан Баевич үзенең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртә: гаиләсеннән, шул исәптән балаларыннан, нәселеннән, туган теленнән һәм гореф-гадәтләрдән баш тарта, хәтта исемен заманчага үзгәртә.

Ләкин төп геройның яңа тирәлеге, үз тамырларыннан баш тартуы аны мәдәниятле, белемле кеше итә алырмы? Спектакль шушы сорауларга җавап эзли.

 Гаяз Исхакый тарафыннан нәкъ 100 ел элек күтәрелгән милли үзенчәлекне саклау проблемасы бүген исә яңа төсмерләр ала һәм ул тагын да актуальрәк яңгырый. Әйтик, Гаяз Исхакый фаразлаган, тагын 100 елдан соң булачак «Инкыйраз»га  якынайдыкмы без?

 

«Җан Баевич» спекатакле премьерасы
«Җан Баевич» спекатакле премьерасы