90 СЕЗОН

Яңалыклар

Хаҗ кылу – күптәнге хыялыбыз

Хаҗ кылу – хәле килгән һәр мөселман үтәргә тиешле сәяхәт. Ул бер үк вакытта мавыктыргыч та, җаваплы да, дулкынландыргыч та гыйбәдәт. Нәкъ менә шул хисләрне тояр өчен, күптәнге хыялын тормышка ашырыр өчен театрыбызның атказанган артисты – Алмаз Фәтхуллин тормыш иптәше Ләйсән белән быел хаҗ кылып кайтты.

  • Алмаз, сезне шундый ерак юллар узарга нәрсә этәрде? Ничек сез хаҗ кылырга карар иттегез?

Хаҗ – фарыз, үтәлергә тиешле гамәл. Мин үзем 2009 елда намазга бастым. Аннары, бераздан, хаҗ кылу теләге уяна башлады. Ул вакытта мөмкинчелек юк иде.

2019 еллардан ныклап барырга исәпли башладык, ләкин ул елларда пандемия булды. Ә быел бар мөмкинлекләр дә барлыкка килде.

  • Мәккәгә барып житкэч, нинди хисләр кичердегез?

Мәккәгә баргач, хисләр ташып тора иде инде. Ул хисләрне сезгә менә хәзер сөйләгәндә дә, ничектер, күңел дулкынланып, тулып китә! Без башта Каирга очтык. Анда Ихрамга кереп госел алдык. Аннары Мәккәнең үзенә киттек. Иң башта Гомерә үтәдек. Аннан 3-4 көн мәчетләргә йөдек. 26сы зур хаҗ башланды. 4 көн Минада булдык, анда палаткаларда кундык. Гарәфә тавына мендек. Бер төнне Мөздәрифә үзәнлегенә бардык, анда саф һавада, тауларда кундык. Аннары Мәккәдә даими шифалы Зәм-зәм суы эчтек. Ул анда гел агып тора.

  • Бу илдә сезне ничек кабул иттеләр? Тел киртәсе сизелдеме?

Юк алай. Безнең төркемебезнең җитәкчесе Әбдүл Мәлик хәзрәт иде. Сүз уңаеннан, рәхмәт аңа бик зур! Безне шулай, бар нәрсәне аңлатып, группаны ияртеп йөрде. Барлык сорауларны да ул хәл итте. Ә болай, бер ияләнгәч, кибет-мазарларда куллар, мимика ярдәмендә аңлашырга була инде. Аннан тормыш иптәшем Ләйсән инглиз телен бераз белә, шуңа, әйткәнемчә, аралашу белән алай кыенлыклар бик тумады.

  • Үзегезнең ничек туклануыгыз турында сөйләп бирегезче. Хаҗиларның кухнясы нинди?

ДУМ РТ ХАҖда бик әйбәт ашаталар.. Шведский стол. Төрек кухнясы. Көненә 2 тапкыр ашау каралган, тик безнең еш кына 3әр ашаган да булды.

  • Кагъбә тирәсендә әйләнгән хаҗ кылучылар төркемендә булганда, нинди тәэсирләр кичердегез. Кагъбәнең эченә керә алдыгызмы?

Нәкъ Кәгъба эченә кертмиләр. Без үзебез Ләйсән белән Кәгъбатулланы тоту, янында фотога төшү бәхетенә ирештек, Хәттә ташын да тота алдык. Ничә еллар буе “Кыйбла тарафына юнәлдем”,- дип намазны башлап укып килдек. Ә менә хәзер ул Кәгъбатулла безнең каршыда. Кулыбыз белән үк кагылабыз. Әйтеп бирә алмаслык эчке тоем!

  • Мәдинәгә килгәч, сезне нинди хисләр биләде?

Анысы инде, яңадан, икенче төрле хисләр. Ул бит пәйгамбәребезнең кабере булган шәһәр. Анда булганда шулай ук эчке дулкынлану тоясың. Бер дә китәсе килмәде Мәдинәдән дә, Мәккәдән дә. Кайтканда, тагын бер атнага калсак, әйбәт булыр иде дип, яңадан барасы килеп кайттык

Анда, ничектер, икенче дөньяда йөргән кебек. Анда булганда, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен, бөеклеген күрәсең, бөтен тәнең белән тоясың. Шундый мөмкинлек биргәне өчен, үзенә кунакка чакырганы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт!

Аннары мине шунысы шаккаттырды. Яшьләр бик күпләп йөри. Хаҗны яшь вакытта кылсаң җиңелрәк икән. Әле тагын шунысына игътибар иттем. Күпләп сукырлар, инвалид коляскаларында йөрүчеләр дә килгән. Алар да, бернигә дә карамастан, Аллаһы Тәгалә алдында бурычларын үтәргә килгәннәр.

  • Ә сез ул илдәге эсселекне ничек кичердегез? Су белән генәме яки башка ысуллар да бармы?

Әйе, иң мөһиме, күп итеп су эчәргә яки башыңа сибәргә кирәк. Баштарак кына авыр, аннары бер ияләнгәч, йөрисең инде. Шул сәгать 12 белән 3-4 ләр тирәсендә эссерәк була. Ә калган вакытларда түзәрлек.

  • Хаҗда кылган дога кабул була диләр. Аллаһтан ниләр сорадыгыз?

Узем, гаиләм, балаларым, җәмәгатем, туганнарым, күршеләрем, хезмәттәшләрем0 – гомумән барча якыннарым өчен исәнлек-саулык, бәрәкәтле тормыш теләдем. Анда ниндидер меркантиль теләкләр турында уйламыйсың да инде.

  • Сез Согуд Гарәбстанында ничә көн булдыгыз?

Бөтенесе бергә юллар белән 20 көн. Поездны санамасак, Мәккә белән Мәдинәдә 18 көн булдык.

  • Мәккә һәм Мәдинәдә Кагъбә тагын кайларда булдыгыз?

Мәккәдә Пәйгамбәрләр булган җирләргә экскурсиягә бардык. Пәйгамбәрнең кабере, ул вәгазь сөйләгән Рәхмәт тавы, пәйгамбәребезгә Коръән иңдерелә башлаган Нур тавы, Ибраһим пәйгамбәрнең корбан чалган тавы һ.б. Аннары хаҗдан соң, бер көн кызыл диңгезгә дә алып барып килделәр әле.

  • Юлчы буларак хаҗ кылу шартларын кичерү никадәр кыен булды?

Авырлыклар шул хәтле, Аллаһка шөкер, булмады инде. Хәзер инде хаҗ кылу, элекеге заманнар белән чагыштырганда, ял итү кебегрәк. Иң мөһиме, кысыш булмасын дип, сак булырга кирәк. Ә вак-төяк мәшәкатьләренә күз йомасың инде аның. Хаҗда кеше сабыр булырга тиеш.

  • Сәфәрегездә булган берәр-нинди кызыклы вакыйганы сөйләп китегезче?

Хаҗның беренче көнендә үк берничә группадашым белән Әл Хәрәм мәечетендә адаштык. Нәтиҗәдә бөтенләй башка ишектән чыктык. Безгә берничә адашкан әбиләр дә кушылды. Такси ялладык. Кайтырга бары тик 2 км иде, ә ул безне әллә кайлардан әйләндереп йөртте. Кайтып җиткәч 50 доллар ди. Ярый сатулаша-сатулаша 50 реалга төшердек. Моны бер сынау буларак кабул иттек инде.

  • Әйдәгез, хаҗдан алган тәэсирләр турында сөйләшик. Мәккәдә булганнардан күпләр: «Җан тынычлана», – диләр. Арафат тавына менеп, бөтен йолаларны үтәп, беренче тапкыр хаҗ кылгач, ниләр кичердегез? Үзегездә нинди дә булса үзгәрешләр тойдыгызмы?

Кәгъбатулла янында да, Гарәфәдә дә, ул аңлатып бетермәслек хисләр. Күпме барырга хыялланып йөрдек, һәм ниһаять хыялыбыз тормышка ашты. Бөтен кешеләргә дә язсын кичерергә шундый хисләрне. Сүз уңаеннан ДУМ РТ ХАҖ җитәкчелегенә, анда эшләүче барлык хәзрәтләргә рәхмәтемне белдерәм! Шулай ук әлеге мавыктыргыч сәяхәттә даими минем белән бергә булган барлык группадашларыма рәхмәт әйтәсем килә. Без, чыннан да, бер гаиләгә әверелдек. Киләчәктә, Аллаһы Тәгалә мөмкинлеген бирсә, әлбәттә тагын барырга теләк бар.

Хаҗ кылу – күптәнге хыялыбыз Хаҗ кылу – күптәнге хыялыбыз Хаҗ кылу – күптәнге хыялыбыз
Хаҗ кылу – күптәнге хыялыбыз Хаҗ кылу – күптәнге хыялыбыз Хаҗ кылу – күптәнге хыялыбыз