90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты” укучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта

11 нче апрель, мәктәп укучыларына театрыбыз буйлап сәяхәт оештырылды. Таныштыру күргәзмәләр залында башланды. Алинә Фәттахова театрның бай һәм кызыклы тарихы турында сөйләде. Реквизит бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Вәлитов реквизитлар белән таныштырып узды, ә бутафор бүлеге мөдире Вәлеева Әлфия аларның ничек ясалулары турында сөйләде. Костюмнар бүлеге мөдире Выборнова Юлия спектакльләр өчен тегелгән костюмнарның кайда һәм ничек саклануын сөйләде.Шулай ук укучыларга гримм салу серләре турында да уртаклаштылар. Кызыклы сәяхәттән балалар канәгать калды, театр тормышы белән таныштырулары өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

nDziSvzMfRQ -hD0ztJ8laM  Ilq5fN9FEK8 VOmxbKul2Eo Y-iSf-F3wv4 Z2wifpxkpF8