90 СЕЗОН

Яңалыклар

Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды

Спектакльләрдән тыш Татарстан артистлары белән очрашулар да көтелә.

29 ноябрьдә Уфа шәһәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре башланды. Алар театрның 90 еллыгы уңаеннан оештырыла. Спектакльләр Уфа «Нур» татар дәүләт театры бинасында күрсәтелә.

Гастрольләрнең тантаналы ачылышында Уфа «Нур» татар дәүләт театрының директор урынбасары Мурат Муллагазиев, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов катнашты.

«Башкортстан ягына бөтен күңелебез белән ашкынып килдек. Соңгы тапкыр Уфада гастрольләрдә 2019 елда булдык. Пандемия аркасында килү мөмкинлеге булмады, ләкин безнең дуслыкны бер нәрсә дә боза алмас. Сезгә алып килгән спектакльләребез арасында көлкелесе дә, елата торганы да бар. Өч комедиябез көлкеле булса да, аларның нигезендә гаилә дуслыгы, җирдән чыккан авыл кешеләрнең тормыш-көнкүреше ярылып ята. Шушы гастрольләрне оештырырга булышкан Уфа «Нур» татар дәүләт театры хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Иң зур рәхмәтебез, Уфа тамашачысы, сезгә. Әле сез күрмәгән бик күп спектакльләребез бар. Алар белән сезне шатландырып торырбыз дип ышанабыз», – диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Гастрольләрнең беренче көнендә Башкортстан тамашачысына «Яратам! Бетте-китте!» спектакле (автор – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов) күрсәтелде. Уфа тамашачысы постановканы җылы кабул итте. Спектакль аншлаг белән узды.

««Яратам! Бетте-китте!» спектакленең премьерасы чыканга ярты ел чамасы гына булуына карамастан, аны 30дан артык тапкыр уйнадык: Татарстан районнары, шәһәрләрендә күрсәттек. Халык бу постановканы җиңел кабул итә. Гастрольләргә алып килгән спектакльләребез – халык белән аралашу максатыннан алып килгән әсәрләр. Ә «Ашина» – уйландыра торган, җитди әсәр», – ди Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов.

Бүген, 30 ноябрьдә, «Хыялый» (автор – С.Әбүзәров, режиссер – И.Мөхетдинов) лирик комедиясе күрсәтеләчәк. 1 декабрьдә уфалылар «Кияү урлау» (автор – С.Юзеев, режиссер – Р.Саттарова) комедиясен карый ала. Гастрольләр 2 декабрьдә «Ашина» (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) мистик драмасы белән тәмамлана.

Гастрольләр дәвамында Татарстан артистлары Башкортстанда татар телендә нәшер ителә торган «Кызыл таң» газетасы редакциясе белән очрашыр дип планлаштырыла. Шулай ук артистлар Уфа театрларының реклама, маркетинг бүлекләре белгечләрен Тинчурин театры проектлары белән таныштырачак.

Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды
Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды