90 СЕЗОН

Яңалыклар

Туфан Имаметдинов «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсы катнашучыларына хәер-фатыйхасын бирде

Бүген бәйге катнашучылары театрыбызның баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән очрашты.

Чарада пьеса язар өчен темалар билгеләнде, Туфан Имаметдинов яшь иҗатчыларга киңәшләрен бирде.

Конкурсны Тинчурин театры «Идел» журналы белән берлектә оештырды.

Исегезгә төшерәбез, конкурска гаризалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителде. Әзер пьесаларны яшь иҗатчылар 2024 елның 15 мартына кадәр җибәрергә тиеш.