90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры 90 нчы юбилей сезонын ача

Пресс-релиз

15 сентябрьдә, татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Традициягә әверелгән әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, төрле чаралар әзерли.

Бу  көнне 10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а), Кәрим Тинчуринны искә алып, каберенә чәчәкләр салыначак. Чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашачак.

11.30 сәгатьтә  К.Тинчурин паркында әдипнең иҗаты яктыртылачак, драматург бюстына чәчәкләр куелачак.

18.30 сәгатьтә Нәкый Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Тамашачыларны театр артистлары һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алачак.

Исегезгә төшерәбез, «Идегәй» спектакленең премьерасы 2023 елның 26 гыйнварында узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елны Милли дастаннар елы дип игълан итүе әлеге теманың әһәмиятен ассызыклады.

«Идегәй» спектакле театр фестивальләрендә дә бүләкләнергә өлгерде. Туктамыш хан ролен башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов «Тантана» Республика театр премиясенә лаек булды. Спектакль үзе төрки халыкларның «Нәүрүз»  Халыкара театр фестивале дипломанты булды һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum2023» Халыкара икътисади форумының мәдәни программасына керде.

«Алтын битлек» премиясе эксперты, театр тәнкыйтьчесе Екатерина Морозова, «Идегәй» спектаклен бәяләгәндә, режиссер Туфан Имаметдиновның постановкасы «Нәүрүз»дә иң уңышлы һәм иң кызыклыларның берсе булуын билгеләп үтте.

Яңа сезонда, октябрьдә Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы узачак. 6 ноябрьдә тантаналы юбилей кичәсе үтәчәк. Әлеге чараларның барысы да К.Тинчурин театры оешуга 90 ел тулуга багышлана.

Тинчурин театры 90 нчы юбилей сезонын ача
Тинчурин театры 90 нчы юбилей сезонын ача