Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре, Резедә Сәләхова инсценировкасы буенча куелган «Без — кырык беренче ел балалары» спектаклен күрсәтте.
Спектакль Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының яшүсмерләрне һәм яшьләрне татар театрына җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырылган программасы нигезендә уйналды.
Спектакльне Шәле халкы гына түгел, Питрәч районы укучылары, студентлары тамаша кылды. Тамашачылар “Без – кырык беренче ел балаларын” бик җылы кабул итеп, артистларны алкышларга күмде. 1968 елда язылган «Без — кырык беренче ел балалары» повестендә Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында педагогия училищесында укучы яшүсмерләр тормышы күрсәтелә.
1969 елда әсәр «Казан утлары» журналында басыла, аннары тагын өч тапкыр җыентыкларда дөнья күрә һәм ике тапкыр рус телендә (Казанда һәм Мәскәүдә) басыла. Бу повесть укучылар һәм әдәбият белгечләре тарафыннан татар прозасында ниндидер яңалык буларак кабул ителә. Шуның ярдәмендә Мөхәммәт Мәһдиев СССР Язучылар берлеге әгъзасы була. “Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары”, — дип язган Мәһдиев бу әсәрдә.
Тинчурин театры матбугат үзәге