90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Түбән Камага килә


Кәрим Тинчурин театры 13 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә зур гастроль оештыра. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән уздырыла.

13 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Түбән Каманың Халык иҗаты йортында “Кияу урлау” һәм “Беренче театр” комедияләрен күрсәтә.

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Билетлар монда:

https://tickets.dnt-nk.ru/event/?id=73783 (“Беренче театр” комедиясе, 13 октябрь, 14:00)

https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4621778 (“Кияү урлау” комедиясе, 13 октябрь, 18:30)

Рәхим итегез!

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры Түбән Камага килә
Тинчурин театры Түбән Камага килә