Пресс-релиз
Бу спектакль – 91 нче сезонның икенче премьерасы.
18-19 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Туган-тумача» спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Автор һәм режиссер – Илгиз Зәйниев. Татар тормышыннан сәхнәләрне чагылдырган мелодрама – традицион формаларны үз эченә алган спектакль.
Илгиз Зәйниев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург:
— Тинчурин театрына спектакль куярга чакыргач, җитәкчелеккә берничә әсәр тәкъдим иттем. Театр җитәкчелеге әлеге пьесаны сайлады. Бу – масштаблы, труппаны җыеп тота торган әсәр. Биредә 30га якын артист катнаша.
Безнең тормыш глобаль вакыйгалардан тора. Ләкин гомеребезнең 90 проценты кечкенә вакыйгалардан үрелгән: балаңны ашатырга акчаң бармы, мичкә ягарга утының бармы, баш өстеңдә түбән бармы һ.б. Бәләкәй генә яхшылык эшләү дә ярдәмгә мохтаҗ кеше өчен зур масштаблы вакыйга булырга мөмкин. Гомернең шушы 90 процентын тәшкил иткән сынауларны узу, тормышны кешечә яшәр өчен кешегә кеше кирәк.
«Туган-тумача» – әбиемнең чын тарихы, тормыштан алып, әби сүзләренә нигезләнеп язылган әсәр. Биредә 1950-1970 нче еллардагы татар халкы тормышы күрсәтелә. Бөек Ватан сугышыннан соң авыр язмышлар аеруча күп булган. Әлеге әсәрдә хатын-кызларыбызның рухи көче, физик ныклыгы – барысы да чагылган.