Тинчурин театры гомер-гомергә туганлык җепләрен кайгырта торган урын булып саналды. Безнең спектакльләребезне һәр буын үз итә. Труппабызның 30га якын артисты катнашындагы «Туган-тумача» спектакле, тормыш ыгы-зыгысын вакытлыча онытып торып, соң булганчы, туганлыкның кадеренә игътибарны арттырырга өнди.
Драматург һәм режиссер — «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев.
18 һәм 19 сентябрь 18:30
12+