9 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Кама аръягы гастрольләре тәмамланды.
Автокалада, «Энергетик» мәдәният сараенда, 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»» мелодрамасы тәкъдим ителде.
Искәртеп узыйк, Кама аръягы гастрольләре традицион рәвештә яз һәм көз уза. Соңгы тапкыр Яр Чаллыда гастрольләр быелның 12-13 мартында узган иде. Анда Тинчурин театры «Җан Баевич» (автор – Г.Исхакый, режиссер – И.Гарифуллин), «Ай, былбылым» (автор – Ш.Фәрхетдинов, режиссер – Т.Имаметдинов) спектакльләрен күрсәтте.