90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Өлкәннәр көне гөрләп үтте

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә Татар дәүләт драма һәм комедия театры әле моңарчы беркайда да булмаган “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Килгән кунакларыбыз канәгать, ә инде килми һәм күрми калган тамашачыларыбызны 4 октябрь 18:00 сәгатьтә театрыбызда көтеп калабыз!!! “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясе күңелле тамашаның матур дәвамы булачак.
Рәхим итегез!!!