91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында «Әбиемнең төсе югалмасын» дигән бәйрәм узачак

Пресс-релиз 

Чара Өлкәннәр көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышлана.

6 октябрь 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Өлкәннәр көне уңаеннан «Әбиемнең төсе югалмасын» дип исемләнгән бәйрәм узачак.

Программада: 

16.00-16.35:

  • татар яулыклары күргәзмәсе;
  • яулык бәйләү буенча дизайнер Наҗия Галимовадан мастер-класс;
  • яулыклар белән дефиле;
  • концерт программасы: Тинчурин театры оркестры; театр актрисасы Әдилә Хәсәнова чыгышы;
  • Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗановадан җырлы-биюле уен.

16.35:

  • хедлайнер — Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева.

17.00:

  • «Туган-тумача» премьера спектакле.

Чарага керү: 6 октябрь 17:00дәге спектакльгә алынган билетлар буенча.

 

Исегезгә төшерәбез, моннан тыш Тинчурин театры Өлкәннәр көне уңаеннан «Әбиемнең төсе югалмасын» дигән конкурс игълан иткән иде.

Конкурста катнашучыларга авыр язмышка дучар булган әби-бабаларының тормыш, гаилә тарихларын язарга, әлеге истәлекләрне «Вконтакте» социаль челтәрендә #Әбиемнеңтөсеюгалмасын һәм #Тинчуринтеатры хештеглары белән урнаштырырга кирәк. Конкурс 26 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр дәвам итә. Иң эчтәлекле язма авторын – бәйге җиңүчесен бүләкләү 6 октябрьдәге бәйрәмдә узачак.

Тинчурин театрында «Әбиемнең төсе югалмасын» дигән бәйрәм узачак
Тинчурин театрында «Әбиемнең төсе югалмасын» дигән бәйрәм узачак