90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында беренче тапкыр «Ачык микрофон» узачак

 Пресс-релиз

 

Әлеге чарада һәркем үзенең шигырь уку сәләтен күрсәтә ала. 

26 апрель — Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Тукай. Илһам. Күп нокта» дип исемләнгән шигърият кичәсе узачак.

Кичә программасында түбәндәге чаралар планлаштырыла:

17:00-17:30 – Тинчурин театры оркестрының кыллы квартеты чыгышы.

Оркестр солистлары Гайсә Монасыйпов, Камилә Сәйфуллина, Федор Курочкин һәм Наил Гыйльметдинов башкаруында татар классик музыкасы, халык көйләре эшкәртмәләре яңгыраячак.

17:30-18:00 – ачык микрофон.

Спектакль алдыннан теләге булган һәр кеше берәр авторның яраткан шигырен яки үзе язган шигырен укый алачак. Катнашучыларны бүләкләр көтә. Теркәлү сылтама аша.

18:00-18:15 – хедлайнер чыгышы.

Шагыйрә Эльмира Җәлилова үзенең шигырьләрен укыячак.

18:30 – «Ай, былбылым!» спектакле.

Тинчурин театрында беренче тапкыр «Ачык микрофон» узачак
Тинчурин театрында беренче тапкыр «Ачык микрофон» узачак