Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Бүген коллектив Ләйлә Сәләхетдинованың “ШахМат” әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Режиссеры – Марсель Мәхмүтов. Спектакльнең премьерасы апрель аенда көтелә.