90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин сәхнәсендә – «Бәләкәй принц»

Пресс-релиз

Спектакль инвалидлар декадасы уңаеннан куела. 

9 декабрь 12.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Могҗиза» инклюзив студиясенең «Бәләкәй принц» тормышчан әкияте (0+) куелачак. Авторы – Антуан де Сент-Экзюпери, Разил Вәлиев тәрҗемәсе. Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы –  Зөфәр Харисов.

«Бәләкәй принц» инвалидлар декадасы уңаеннан күрсәтелә. Аның премьерасы 2023 елның 3 июнендә булды. Спектакль «Во благо вместе» хәйрия фонды ярдәме белән куелды. Рольләрне «Могҗиза» инклюзив студиясе укучылары башкара.

Искәртеп узыйк, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оешты. Әлеге изге эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла. Студиядә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәтен үзләштерә.

«Могҗиза» театр студиясе шәкертләренә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның талантлы артисты Салават Хәбибуллин белем бирә. Студиянең кураторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова.

Театр студиясе оешканда, бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. Балаларның иң кечкенәсенә – 7, ә иң зурысына – 18 яшь.

«Могҗиза»ның тагын бер үзенчәлекле ягы: укытучыларның балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләве. Бу эшнең нәтиҗәләре дә күренә: кайбер укучылар студиягә йөри башлаганда, татарча бөтенләй белмәсә, хәзер Тукай телендә сөйләшә.

Тинчурин сәхнәсендә – «Бәләкәй принц»
Тинчурин сәхнәсендә – «Бәләкәй принц»