Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драмы һәм комедия театры музеенда спектакльгә килгән тамашачылар өчен һәрдаим төрле чаралар уза.
Музей җитәкчесе Розалия Чабатова сүзләренчә, “Театр эзләре буйлап!” дигән темага нон-стоп тамашачыларга аеручы ошады. Театр сөючеләр Тинчуринга багышланган сорауларга төгәл җавап бирделәр. Иң актив тамашачылар призлар белән дә бүләкләнде.
Нон-стоп барышында тамашачылар тарихи экспонатлар, күренекле Кәрим Тинчуринның кулъязмалары һәм шәхси әйберләре белән таныштылар.
Тинчурин театры матбугат үзәге