17 нче август, Теләче районы Сабантуй мәйданында XII Республикакүләм Театраль Сабантуй гөрләп узды. Театраль Сабантуй быел республикабызның барлыгы ун театр артистларын бер мәйданга җыйды.
Театраль Сабантуй Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов тарафыннан театрларны һәм килгән кунакларны, тамашачыларны сәламләүдән башланып китте. Илдус Фатыйхович үз районы белән чын горурлык хисләрен яшермичә: “иң күп узган Сабан туе бездәдер, чөнки Теләче халкы бик уңган, булган!” , – дип билгеләп үтте.
Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов шулай ук артистларны, кунакларны әлеге матур бәйрәм белән котлады: “Театраль Сабантуй матур һәм күңелле булып истә калсын!”, – дип теләкләрен белдерде.
Быелгы Театраль Сабантуйның тагын бер мөһим вакыйгасы булып, WorldSkills флагын Теләче районы мәйданында килгән кунаклар хозурына тәкъдим итү булды.
Театрлар парадыннан соң Сабан туеның иң күңелле һәм иң кызык өлеше – уеннар һәм концерт башланып китте. Мәйданда артистлар һәм театр хезмәткәрләре йомырка салынган кашык кабып, капчык киеп, көянтә-чиләк белән йөгерү; армрестлинг, гер күтәрү; таяк белән, аркан белән тартышу; капчык сугышы, чүлмәк вату, бию марафоны, сиртмәле бүрәнә буенча йөрү кебек уен төрләрендә көч сынашты. Килгән кунаклар өчен мәйданның икенче өлешендә театр артистлары һәм эстрада артистлары – Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, ИлСаф катнашында җырлы-биюле матур концерт программасы тәкъдим ителде.
Быелгы Театраль Сабантуйның үзенчәлеге булып, театр артистлары һәм тамашачылар өчен махсус чәй өстәле оештыру булды. Театраль Сабантуйда катнашучы һәр театрдан 4-5 артист, үзләре башкарган рольләрдәге костюмнардан, чәй өстәле артында тамашачылар белән әңгәмә корды, истәлеккә фотога төште.
Сабан туеның күрке – көрәш исә кызганнан-кыза барды. Көрәшчеләр, чын мәгънәсендә, матур көрәш күрсәтте. XII Театраль Сабан туеның абсолют батыры – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Алмаз Гыйлван улы Фәтхуллин! Ул ТР Президенты бүләге – машинага лаек булды.