17 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Тинчурин театрында Татарстан Республикасы композиторлар берлегенең 85-еллыгы билгеләп үтеләчәк.
«Татар классик музыкасы җәүһәрләре» концертлар циклы театрыбыз оркестры өчен 91нче сезонның беренче чарасы булачак.
Әлеге концертта театр оркестры башкаруында Н. Җиһанов, С. Сәйдәшев, А. Ключарев, Ф. Яруллин, А. Монасыйпов һ.б. татар классик музыкасына зур өлеш керткән шәхесләрнең композицияләре белән бер рәттән бүгенге көндә иҗат итүче композиторларларның әсәрләре яңгыраячак.
Солистлар – халыкара конкурслар лауреатлары Әскар Корбангалиев, театрыбыз артисты Илнур Байназаров һәм Алмас Хөсәенов.
Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал.
17 ноябрь 17:00
Билет алырга