90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сәхнәдә чикләүләр юк: «Могҗиза» инклюзив студиясе Тинчурин театрында «Бәләкәй принц» спектаклен тәкъдим итте

Әлеге постановка икенче тапкыр күрсәтелде.

9 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясенең «Бәләкәй принц» тормышчан әкияте күрсәтелде. Спектакль инвалидлар декадасы уңаеннан куелды.

«Бәләкәй принц»ның премьерасы 2023 елның 3 июнендә булды. Авторы – Антуан де Сент-Экзюпери, Разил Вәлиев тәрҗемәсе. Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы –  Зөфәр Харисов.

«Бу студиягә йөрүче балалар барысын да булдыра, кайвакыт профессиональ артистлардан да яхшырак эшли. Дәресләр ярдәмендә балалар үзләре дә, аларның укытучылары чын могҗиза тудырды! Безгә укучылар «Во благо вместе» фонды аша килә, аларга, балаларның әти-әниләренә аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Чынлыкта тамашачылар бары тик сәхнәдәге спектакльне генә күрә, ә сәхнә артындагы эш әйтеп бетергесез күп», – диде К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Исегезгә төшерәбез, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оешты. Әлеге изге эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла. Студиядә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәтен үзләштерә. «Бәләкәй принц» спектакле дә шушы хәйрия фонды ярдәме белән куелды.

«Укучылар биш ел дәвамында студиядә ял көннәрендә шөгыльләнә. Кайбер балалар Татарстанның Теләче, Балык Бистәсе, Биектау районнарыннан ук килә. «Могҗиза» студиясе фестивальләрдә катнаша, без Татарстандагы картлар йортлары белән дуслаштык. Һәр квартал саен студиябез картлар йортында спектакльләрдән өзекләр күрсәтә. Өлкәннәр аларның чыгышын бик ярата, хәтта җибәрәселәре дә килми», – дип ассызыклады «Во благо вместе» хәйрия фонды җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева.

«Бәләкәй принц» спектаклендәге рольләрне «Могҗиза» инклюзив студиясе укучылары башкарды. Театр студиясе шәкертләренә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның талантлы артисты Салават Хәбибуллин белем бирә. Студиянең кураторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова. Хәзерге вакытта студиягә 15 бала йөри.

«Бәләкәй принц» спектакле тамашачылары арасында Уфа «Нур» татар дәүләт театрының балалар студиясе шәкертләре дә бар иде. Алар, ерак араларны якын итеп, махсус шушы постановканы карарга килгән. Спектакльдән соң «Нур»лылар «Могҗиза» студиясе укучылары белән очрашты, ике студия арасында дуслык күпере салынды.

Сәхнәдә чикләүләр юк: «Могҗиза» инклюзив студиясе Тинчурин театрында «Бәләкәй принц» спектаклен тәкъдим итте Сәхнәдә чикләүләр юк: «Могҗиза» инклюзив студиясе Тинчурин театрында «Бәләкәй принц» спектаклен тәкъдим итте Сәхнәдә чикләүләр юк: «Могҗиза» инклюзив студиясе Тинчурин театрында «Бәләкәй принц» спектаклен тәкъдим итте Сәхнәдә чикләүләр юк: «Могҗиза» инклюзив студиясе Тинчурин театрында «Бәләкәй принц» спектаклен тәкъдим итте Сәхнәдә чикләүләр юк: «Могҗиза» инклюзив студиясе Тинчурин театрында «Бәләкәй принц» спектаклен тәкъдим итте Сәхнәдә чикләүләр юк: «Могҗиза» инклюзив студиясе Тинчурин театрында «Бәләкәй принц» спектаклен тәкъдим итте Сәхнәдә чикләүләр юк: «Могҗиза» инклюзив студиясе Тинчурин театрында «Бәләкәй принц» спектаклен тәкъдим итте Сәхнәдә чикләүләр юк: «Могҗиза» инклюзив студиясе Тинчурин театрында «Бәләкәй принц» спектаклен тәкъдим итте