7-8 апрельда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Мәдинә” спектакленең премьерасы узды. Спектакльне театр тәнкыйтьчеләре, журналистлар һәм иң мөһиме тамашачылар югары бәяләде.
Әсәрнең авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев, рәссамы – Геннадий Скоморохов, композиторы – Элмир Низамов, ут кую буенча рәссамы – Илдар Шакиров.
Спектакльдә рольләрне Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Гөлназ Нәүмәтова, Альбина Гашигуллина, Салават Хәбибуллин, Ирек Хафизов, Венера Низамова башкара.
“Мәдинә” тагын 20 апрельда куелачак. Тинчурин театрының яңа спектаклен карарга ашыгыгыз!