Тирән фикер, фәлсәфә эзләп театрга йөрүчеләр өчен түгел бу спектакль. Тормыш авырлыкларыннан, ыгы-зыгыдан бераз качып, ял итәргә, күңел күтәрергә теләүчеләр өчен.
Сүз К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әле кичә генә тамашачыга тәкъдим ителгән “Полиционер” спектакле хакында.
Театрда хәзер төрле режиссерлар эшли. Әйтергә кирәк, спектакльләрнең барысы да үзенчәлекле. Иң мөһиме аларда татарга хас әйберләр сакланып кала. Гомумән, Тинчурин театрында ниндидер бер өйдәгечә җылы мохит сизелә һәм гадилекне яратучылар театрның даими тамашачысыдыр дип ышанасы килә.
Полиционерны да 2014 елдан алып Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында баш режиссер булып эшли торган Туфан Имаметдинов сәхнәләштерде. Пьеса авторы — “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
Илгиз әсәрне бәлки алданрак язган булгандыр, чөнки эчке эшләр министрлыгындагы реформалар моннан нәкъ ун ел элек башланган иде. Әмма спектакльдә чагылыш тапкан юмор, җәмгыятьнең “китекләре” бүген дә актуаль. Кызганыч, бездән соң да әле актуаль булудан туктамас.
Спектакльгә әзерлек март аенда ук башланса да, тамашачыларга ноябрьдә генә тәкъдим итү насыйп булды. Сәбәбе — пандемия. Тик бу тамашаны “чиле-пешле”лектән коткарган. Әле күптән түгел генә авыр хәлдә хастаханәгә эләккән Зөлфия Вәлиева да сәхнәне дер селкетеп, җырлап-биеп йөри. Гадәттә лирик, йомшак күңелле образларны гәүдәләндерә торган курчак кебек кенә Гөлчәчәк Хафизова да тамашачыга башка яктан ачылды. Ә төп герой — Идеалны башкарган Алмаз Фәтхуллинны әйтеп торасы да юк. Ул биегәндә оркестр чокырына төшеп китмәсә ярар иде дип уйлап, борчылып утыручылар мин генә булмаганмын, мөгаен… 2019 елдан гына театрда эшли башлаган Эдуард Никитинның Хафиз роле артистның театрда беренче зур эше дияргә дә була. Оркестр дигәннән, алар үзе бер аерым спектакль куйды диярлек. Шул ук вакытта артистлар белән бербөтен булды.
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов спектакльнең беренче бүлеген тамаша кылганнан соң, фикерләре белән минем белән дә уртаклашты.
-Бу спектакль лирик комедия. Автор ниндидер көчле конфликтларны, тормыштагы зур, җитди фәлсәфи мәсьәләләрне чыгаруны максат итмәгән. Вакыйгаларның милициянең полициягә үзгәртүгә багышланган булуына карамастан, бүген дә ул кабул ителә. Халыкчан, җиңел юмор, тамаша залы белән сәхнәнең бик нык якынаюы, берләшүе, татар кешесе өчен хас булган диалог-монологлар гади, кызыклы, авылча булуы чагыла. Монда культуралылык саклау, ошатырмы-ошатмасмы дип уйлап тору юк… Авыл кешесе ничек “маңгайга бәреп” әйтсә, спектакльдә дә шулай. Рухына, җанына рухи азык эзләп килгән кешегә спектакль бәлки кызык та түгелдер. Авыл кешесе өчен бик тә якын булган әйберне шәһәрдә туып-үскән яисә башка милләт кешесе аңлап бетермәскә дә мөмкин. Үзара мөнәсәбәт, мисалга ир белән хатын мөнәсәбәте, ул татарга гына хас сыйфат. Башка милләт кешесе бер-берсенә алай дәшмәскә дә мөмкин. Бу спектакльнең тамашачысы булыр кебек тоела миңа, – дип фикерләре белән уртаклашты Әлфәт әфәнде.
Лилия ЛОКМАНОВА
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/politsiya-khakyndamy-ll-mgyyat-kiteklreme-tinchurinda-yaa-spektakl