90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Онытылыр димә…»: Тинчурин театрында Тәслимә Фәйзуллинаны искә алачаклар

10 октябрьдә Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты, педагог, тәрҗемәче, инсценировкалар, җырлар авторы Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллинаның тууына 70 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узачак.

Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина 1953 нче елның 17 нче июлендә Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туа. 1972 нче елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла. Театрда 46 елдан артык иҗат итә.

Моннан тыш, Т.Фәйзуллина Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында, театр училищесында укыта. Аның укучылары арасында – театрыбызның әйдәп баручы артистлары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары – Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Харис Хөснетдинов, Г.Кариев театры артистларыы – Татарстанның атказанган артистлары Фернат Насыйбуллин, Альбина Гайзуллина, яшь актер Булат Гатауллин, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов һәм башкалар.

Искә алу чарасы көнне:

16.30 – Тәслимә Фәйзуллинаның хезмәттәшләре, укучылары катнашында туры эфир (театр музее)

17.00 – Тәслимә Фәйзуллинаның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә (театр музее)

18:30 «Утка очкан күбәләктәй…» спектакле (Н.Гыйматдинова әсәре, Т.Фәйзуллина (Хәләф) инсценировкасы).

«Онытылыр димә…»: Тинчурин театрында Тәслимә Фәйзуллинаны искә алачаклар
«Онытылыр димә…»: Тинчурин театрында Тәслимә Фәйзуллинаны искә алачаклар