Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиеваны тормыш үз көченә генә ышанырга, ни язган – шул була, дигән принципка таянып яшәргә өйрәткән. Бүген ул күбрәк булганына шөкер итеп, тәм табып яшәргә, рәхмәтле булырга ярата. Әллә шуңамы, язмышы да аңа карата мәрхәмәтле. Зөлфияне татарча киноларда төшәргә чакыралар, 8 ел буе рольсез утырган театрында да хәзер кызыклы образлар иҗат итә. Зөлфия Вәлиеваны күптән беләм. Кем ул, нинди дип сорасагыз, үз бәяләмәмне дә бирә алам. Зөлфия – хыялый, нечкә, саф күңелле, ләкин туры сүзле ханым. Ул позитив кеше. 18 яшьлек кызларга хас булган беркатлылык та бар аңарда. Ул мәхәббәтсез, саф хисләрсез яши алмый. Һаман каядыр омтыла, эзләнә, таба һәм шул табышларыннан үз-үзенә туплаган энергиясен рольләренә сала. Шуңа күрә эчке дөньясы бай ханым белән әңгәмә коруы да рәхәт. Сөйләшеп сүз бетми, тема артыннан тема барлыкка килә. “Яңа гасыр” каналында “Бер-бер хәл” сериалы чыкканнан соң, артист тамашачысына үзен яңа яктан ачты. Зөлфия Вәлиева үсештә, ул рус фильмнарында да менә дигән итеп уйный алыр иде. Кем белә, язмыш бәлки аңа андый бүләк тә әзерләгәндер. Фильмда төшү тәҗрибәсе шактый. Инде 25 ләп роле бар. Зөлфия үзе артык зур планнар кормый. Ул өлешенә тигән бәхетне кабул итеп алырга һәрвакыт әзер булып яши. Артист белән серләшеп утыруыбыз да аның хыяллары, тормышка карашы, иҗат юлы тирәсендә булды.
Зөлфия, сез бит бик бәхетле артист. Һәрвакыт тамашачы күз алдында. Бу ниндидер реклама, инстаграм битендә үз-үзеңә пиар ясауга бәйле түгел. Сезне режиссерлар ярата. Фильмнарда еш төшәсез. Бу артист өчен зур бәхет бит инде. Кинодагы соңгы ролегез – “Бер-бер хәл” сериалындагы Анастасия образы да моңа мисал, минемчә.
Бик күп әңгәмәләрдә журналистлар: “Нинди роль турында хыялланасыз?” –дип сорый. Мин югалып кала идем. Нинди роль турында хыялланам соң? Дөрес акриса түгел мәллә мин, дим. Кирәк түгел икән. Килә икән ул. Образлар үз актерын таба. Шундый сүз ишеттем, образлар да актер кебек үк курка. Артист та бит башта бу рольне башкара алырмынмы дип борчыла. Образлар да үз артистларыннан курка икән. Мин чын-чынлап бәхетле артист. Һәм моны хәзер генә аңлый башладым. Яшь чакта дөрес һөнәр сайламаганмын дигән уйлар да булды. Ләкин бүген миңа үзем сорап йөрмичә дә эш килеп тора. Шул ук Анастасия образы, минем өчен могҗиза. Мин могҗиза уртасында яшим. Һәм моның өчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтлемен.
Анастасия образын башка артист башкарса, ул кадәр үк уңышлы да булмаган булыр иде дип уйлыйм әле. Сезгә бигрәк килешеп тора бит бу роль. Мин фильмны караганда, Анастасиянең Зөлфия икәнен дә оныттым. Аның татарча сөйләшмәве дә чын кебек иде.
Мин Казанда рус мәктәбендә укыдым бит. Театр училищесына укырга кергәндә дә, минем татар сәхнәсендә эшләргә телем камил түгел дигән борчуым бар иде. Күпме тырыштым, күпме укыдым мин телемне шомарту өчен. Бу курку, ниндидер оялу хәзер дә бар.. Эчемдә шундый хыял да бар иде: кайчан да булса рус фильмында төшәрмен микән. Аны Казанда төшермәсләр инде, Мәскәүгә барып булмас, кем чакырсын дим. Бу күптәнге уйлар инде. Онытылган да иде. Һәм менә телевидениедән кастингка чакырдылар. Мин сценарийда Анастасия ролен күрдем. Ләкин башта аңлап та бетермисең бит әле. Бәлки бу керәшен хатыныдыр дип уйладым. Нинди роль соң бу, дигәч: “Анастасия бик укымышлы, затлы гаиләдән, рус милләтеннән “-диделәр. Мин үземчә образга туры китереп киенеп килдем. Чәч ачык төстә түгел иде әле. Кастинг узды да, шуның белән шул. Шалтыратучы булмады. Мин инде алмаганнар дип уйладым. Көннең берендә шалтыраталар: “Синең эш графигың ничек? Сине Анастасия роленә алдылар,”-диделәр. Мин шунда ук ризалаштым. Май аеның урталарыннан башлап, җәй буе төшердек. Мин Анастасия роленә алуга образны тудыру буенча эшли башладым. Башта тышкы кыяфәтне үзгәртергә кирәк дип уйладым. Рус хатын-кызлары ачык чәчле булырга тиеш дим. Бөтен укыганнарымны искә төшердем. Мин бер ел элек Мария Бушеның этикет буенча курсларын узган идем. Үз-үзеңне ничек тотарга, кулларны, аякларны ничек куярга. Язмыш мине бер ел элек бу образга әзерләгән, күрәсең. Анастасиямне бик яратам.
Зөлфия, Анастасияне ирегез Тәлгать ничек кабул итте?
Берничә сүз булып алды. Без җитди генә сөйләштек. Мин аңа аңлаттым. “Без Радикъ Бариев белән ирле-хатынлы булып уйныйбыз. Бу кино. Анда шундый сәхнәләр була. Тик син белеп тор, безнең каршыбызда 10 кеше басып тора, өстән камералар төшерә. Гример Юля чәчемне рәтләп тора. Радикъ футболка белән чалбардан,” – дидем. Ул һәр сериясен карады. Кайнанам да карап барды (көлә).
Бу безнең тормыштагы күп кенә проблемаларны күтәрә торган, гыйбрәтле дә фильм иде. Монда катнаш гаилә, тәрбия мәсьәләләре дә күтәрелде. Анастисия Зөлфиянең тормышына, уйларына ниндидер үзгәреш керттеме?
Беренчедән, тышкы кыяфәт шул килеш калды. Чәчнең төсен үзгәртмәдем, ошады. Башкалар да мактау сүзләре әйтте. Икенчедән, мин хәзер салмакландым. Миңа шулай җайлырак.
Сезнең фильмнарда төшкән рольләрегез ничәләп?
Барсын бергә санасаң, кыска рольләрне дә кушып, 25 ләп роль.
Ә театрда ничәләп?
Төгәл санаганым юк. Шул тирә 25-30 лап роль бугай.
Ә кайда үзегезне рәхәтрәк хис итәсез, театрдамы уйнагандамы, кинода төшкәндәме?
Алар икесе ике төрле дөнья, икесе дә бик кадерле. Шулай да театрда… театрда репетиция вакытында образ туа. Аны төрле яктан тикшереп, үлчәп тудырырга вакыт бар. Һәм ул – тамашачы караганда, шул мизгелдә генә була торган могҗиза. Үз ролеңне гомереңдә соңгы тапкыр уйнаган кебек уйнарга кирәк.Үз образыңа ышану тамашачы күңеленә дә барып җитә.
Сез бит балалар белән дә шөгыльләнәсез. Ул – “Без театр” студиясе. Мин беләм, анда балалар бик яратып йөри. Сез бу эшегездән шулай ук ләззәт аласыз дип уйлыйм.
Миңа шул кечкенә кешеләр белән аралашу рәхәт. Мин аларның дөньясын яратам. Бәлки миңа алар күбрәк тә кирәктер әле. Шундый бер матур фикер бар: “Бер баланы да рәнҗетмәгез, балаларга игътибарлы булыгыз. Үсеп аның кем буласы әле билгесез.” Без бит үзебез дә барсын да хәтерлибез. Аларда тоемлау хисе дә зур. Алар янында кыланып та булмый.
Ә Зөлфия тормыштан тәмне ничек табып яши?
Мин беркемнән дә, бер нәрсә дә көтмим. Бик күп еллар кирәкмәгән уйларга вакытымны сарыф иткәнмен. Кемдер миңа нәрсәдер тиеш, каяндыр килергә тиеш, кемдер нәрсәдер бирергә тиеш, аны сорап ала белергә кирәк. Юк, беркемнән бер нәрсә дә сорама. Үзеңә ничек кирәк, шулай тормышның рәхәтен белеп яшә. Мин хәзер мине кабул итми торган кешеләргә көчемне сарыф итмим. Ә андыйлар бар. Бу нормально. Алар минем өчен читтә тора хәзер. Ә мине ярата торган кешеләргә мин икеләтә ачылам. Алар белән рәхәт. Мин аларны күзләреннән күрәм. Алар миңа, мин аларга кирәк. Тормыш шуның белән матурлана. Шуңа күрә беркемнән бер нәрсә көтмәгез.
Зөлфия, сез миңа берничә ел элек, “Ике аккош” тапшыруында: “Хатын-кыз ирекле булырга тиеш,”-дигән идегез. Бу фикерегез бүген үзгәрмәдеме?
Мин хәзер дә шул фикердә. Һәм хатын-кыз янында ышанычлы ир кеше булырга тиеш. Ул һәр яктан да тотрыклы булырга тиеш. Ходай сезгә андый кешене җибәрсә, аны сакларга, кадерләргә кирәк. Һәм шул ир кеше сиңа ирек бирә. Хатын-кыз иреклеге бик фәлсәфи тема. Хатын-кызның канаты булырга тиеш. Аны сындырырга ярамый. Тормышта төрле хәлләр була билгеле. Ләкин кайбер ирләр аңламый. Хатын-кызның канатын аз гына каерсаң, ул шулкадәр озак төзәлә. Ә әгәр син аның канатын нык тотсаң, ул синең белән бергә тагын да югарырак күтәрелә. Ул аңлатып бетереп булмый торган халәт.
Ике балагыз-улыгыз Кәрим һәм кызыгыз Латыйфаны үстерәсез. Кызыгызга үзегез аңлаган һәм үз тәҗрибәгез аша туплаган “сабак”ларны өйрәтәсезме?
Кәримгә хәзер 18 яшь. Ул көн саен машина белән Латыйфаны мәктәпкә илтә. Мин Кәримне Латыйфа белән ничек сөйләшергә кирәген өйрәттем. Бала чакта бит без кискен. Талашасың, бәхәсләр туа. Әллә ниләр әйтеп бетерәсең. Мин дә бит энем белән үстем. Балалар аралашканын да тыңлап торасың. Күңелгә тия. Мин кечкенәдән аларны тыңлап торып, Латыйфаны да кисәтәм. “Кызым, Кәрим дорфалык күрсәткәндә, син әйт, уздырып җибәрмә. Миңа бу сүзне ишетү рәхәт булмады, йөрәгемә тиде дип әйт, талашмыйча гына,”-дим. Һәм шулай мөнәсәбәтләр җайлана бит. Хатын-кыз ниндидер теләге булганда, бүләк кирәк булса да, ир кешегә әйтергә тиеш дип саныйм. Мин күпме Тәлгатьтән көтеп йөрдем. Үзе белергә тиеш дип уйладым. Өйдә вазада чәчәкләр шиңгән. Ник аны әйтмәскә. “Матурым, чәчәкләр шиңгән, алып кайтмассыңмы?”-дияргә кирәк. Сиңа да рәхәт, ул да ни булды дип баш ватмый. Үпкәләшеп яшәргә кирәкми. Ә күпме хатыннар шулай яши. Үзе белсен дип уйлый. Менә шуны инде аңлап, хәзер тормышның тәмен табып яшибез.
Тормыш тәмен тоеп яши торган тагын бер шөгылегез бар бит әле, Зөлфия. Сез мендәрчекләр чигәсез. Узган ел “Печән базары” ярминкәсендә дә катнаштыгыз. Бу да сезнең тормышта бер үсеш.
Мин кечкенәдән әбием белән үстем. Ул мине кул эшләренә өйрәтте: бәйләргә, тегәргә, пешерергә. Шуңа күрә кул ияләшкән, кулда һөнәр бар. Хатын-кыз кул эшләре белән шөгыльләнергә тиеш. Ул моның белән үзенә энергия ала икән. Мин бит театрда 8 ел эшсез утырдым. Менә шул вакыт Ходайдан сорадым, миңа өйдән чыкмый гына үзем эшли торган, кешегә файда китерә торган эш бир дидем. Нәрсә эшлим икән, бәлешләр, гөбәдияләр пешерә башлыйммы дип уйладым. Мин хәзер дә кайчагында заказларга пешерәм. Миңа тиз генә эшли торган эш кирәк. Мин зур чигешләргә тотынмыйм. Мин тиз туям. Башта менә шулай кечкенә чигеш ясадым. Кара әле матур, дим. Шулай итеп мендәрчекләр барлыкка килде. Инде ике ел бу эшкә тотынганым юк. Аны Диләрә исемле ханым дәвам итә. Ул Лениногорск шәһәреннән Казанга күченеп килде. Ул мендәрчекләрне чигә, сата, чит илләргә дә озата. “Печән базары”нда катнашу идеясе дә аңарда туды.
Хәзер үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче ханымнар бик күп. Ә бизнес турында уйлаганыгыз юкмы?
Мин хәзер бер серемне ачам. Сез ышанасыз микән астрологиягә. Без бу дөньяга килгәндә ниндидер максат белән киләбез. Һәм шул башкарырга тиешле эшләрне эшләп бетермичә китмибез. Миңа астролог та күңелгә ятышлы эшне генә эшләргә кушты. Акча турында уйласаң, эшең барып чыкмаячак диде. Мин белмим бу яхшымы, начармы. Балалар белән дә студия оештырып безне бизнес эшли дип уйлыйлардыр. Ләкин акча турында уйласаң, эш бармый. Мин күңелемә хуш килгән эш белән генә шөгыльләнәм. Бу миңа энергия бирә. Бизнес булмый миннән.
Сез – Тинчурин театрының дүрт артисты, Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Нәзер” спектаклен чыгаргач, шулай ук төрле фикерләр булды бит. Болар үз театрларын булдырып, аерылып чыгалар, акча эшләмәкче булалар икән дигән сүзләр ишетелде. Ләкин премьераны тәкъдим иткәч, имеш-мимешләр юкка чыкты. “Нәзер” – сезнең иҗат юлында ул нәрсә?
Беренчедән, зур ачыш, яңа кешеләр белән очрашу. Без спектакльнең башыннан ахырына кадәр, режиссер кем була, административ эшләр, утларны кем куя һәм башкалар, кыскасы, театрда берничә цех башкара торган барлык эшләрне үз җилкәбезгә алдык. Бәлки безгә бик җиңел булды дип уйлаганнардыр. Ләкин хәзер без театрда бара торган бөтен процессны беләбез. Ни өчен без бу эшкә алындык? Театрда бик катлаулы административ мөнәсәбәтләр булдырылган иде. Бу турыда хәзер сөйлисе килми. Без 10 лап кеше җыелып мәдәният министрына барырга дип сөйләштек. Җыелып спектакль куярга теләдек. Булдыра алганыбызны күрсәтәсебез килде. Көнен билгеләдек. Язылдык. Барасы көнне шул кешеләрдән бары тик дүртәү генә калдык. Мин, Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар. Күрәсең, язмыштыр. Без кердек, сөйләштек. Театрга да, режиссерга да, директорга да зарланмадык, хурламадык. Без команда җыеп үз проектыбызны булдырырга теләвебезне, антрепризаның Мәскәүдә киң җәелгән булуын, бездә әле аның булмавын әйттек. Ярдәм сорадык. Ирада Хәкимҗанова ике атна вакыт бирәм, диде. Әсәрен, режиссерын, барлык кирәкле нәрсәләрне китерегез диде. Шул ике атна эчендә без күпме пьеса укыдык. Ничектер менә шулай “Нәзер” әсәренә тукталдык. Ул бит Казанда куелмады. Аңа карата икеле мөнәсәбәт иде. Ничек инде ирләр бер атнага хатыннарын алышып тора. Талантлы режиссер бу теманы ничек чыгара бит. Иң мөһиме – тамашачы аңа яратып йөри, без аны яратып уйныйбыз. Режиссер Зиннур Сөләйманов Башкортстаннан килде. Ул гаҗәеп режиссер. Ул Туфан абыйның уйларын, фикерләрен матур итеп тагын да югарылыкка күтәрде. Һәрберебезнең табигатен өйрәнеп, сәхнәдә ача белде.
Зөлфия, сезнең эчке дөньяны ача торган тагын бер сәләтегез турында да искә алыйк әле. Сез бит җырлар да иҗат итәсез. Клиплар да төшердегез. Хәзер әлеге иҗатка вакыт бармы?
Ул бит качып кына башкара торган эшем (көлә). Өйдә инде 40 ел минем белән булган пионинам бар. Анда күпме җырлар туды, күз яшьләре сеңде. Мин аңарда уйнаганда очам. Шунда җырлар да барлыкка килә. Җырларым минем кешегә кирәк дип тә уйламыйм. Җыя башласам 20 ләптер. Аларның һәрберсе тормышымдагы ниндидер вакыйгага бәйле. “Әти” җырын мин әтинең туган көненә яздым. Энем Рөстәм вафат булгач, “Киттең” дигән җыр язган идем. Ул фильмга да кереп китте. Аны сорыйлар, яратып тыңлыйлар.
Сез туган телгә багышланган җыр да яздыгыз бит әле. Моңа нәрсә сәбәпче булды?
Кабат әйбәт кешеләр, әйбәт команда җыелды. Шул ук Гөлчәчәк һәм Илфак Хафизов, Рәсим Фасыйхов һәм оркестрыбыз җитәкчесе Ильяс Камал. Менә шулай җыр барлыкка килде. Театрыбыз коллективы кушылды. Кем белгән, безне бу җыр белән Тукай бәйрәмендә опера һәм балет театрында җырларга сайлап алырлар дип. Без труппабыз белән ул җырны башкардык.
Зөлфия, милләттәшләребезгә нинди теләкләрегез бар.
Дөньяга килүебез, шушы дөньяда булуыбыз өчен рәхмәт әйтеп яшик. Якыннарыбызны яратып, ярдәмләшеп гомер итик.
Энҗе Шәйхетдинова,
«Татарлар» газетасы, март 2022 ел.