7 апрельда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Мәдинә” спектакленең премьерасы узды. Спектакльне театр тәнкыйтьчеләре, журналистлар һәм иң мөһиме тамашачылар югары бәяләде.
Әсрнең авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев, рәссамы – Геннадий Скоморохов, композиторы – Элмир Низамов, ут кую буенча рәссамы – Илдар Шакиров.
Спектакльдә рольләрне Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Гөлназ Нәүмәтова, Альбина Гашигуллина, Салават Хәбибуллин, Ирек Хафизов, Венера Низамова башкара.
Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә” фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берләрен яраталар, әмма, байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Спектакль һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагына багышланган.
“Мәдинә” спектакле 8 һәм 20 апрельда куелачак. Тинчурин театрының яңа спектаклен карарга ашыгыгыз!