91 СЕЗОН

Яңалыклар

Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды

Пресс-релиз 

Тинчурин театры Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясен шефлыкка алды. 

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.

Әлеге фестиваль республикада икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.

Гала-концертта Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры  Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов катнашты.

«Чыннан да, безнең мондый бәйгеләр бик күп. Монысы аеруча мәгънәле, кирәкле һәм тәрбияви. Мәктәп яшеннән үк театрны, шәхесләрне белеп үсү – зур горурлык һәм кирәкле эш», – дип ассызыклады Нурия Хашимова.

Быел бәйгедә катнашырга барлыгы 70 гариза килде. 41 гаилә һәм мәктәп театры үз сәләтләрен күрсәтте. Катнашучыларның гомуми саны 700гә җитте. Алты көн дәвамында 6 жюри әгъзасы – Тинчурин театрының әйдәп баручы актерлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфәт Закиров һәм Илфак Хафизов, талантлы артистлар Салават Хәбибуллин, Диләрә Фәттахова катнашучыларга бәя бирде.

«Фестивальләрдә катнашу үзенчә бер горурлык булса, анда җиңү – җитди эш һәм бик зур тырышлык нәтиҗәсе. Әти-әниләрегезнең горурлык чыганагы булып, зур уңышларга ирешеп яшәгез һәм укыгыз», – дип теләде Минзәлия Закирова.

Сайлап алу турларында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтте.

«Сез мәктәпләрегездә үз сәләтегезне гел чарлыйсыз, спектакльләрдә катнашасыз, үз иҗат җимешегезне олы сәхнәгә менеп күрсәтү дәрәҗәсенә җиттегез. Талантлы балаларга – аерым караш, аларга ярдәм итәсе, алар белән бергә эшлисе килеп тора. Мин ышанам: җиңүчене үз канатыбыз астына алачакбыз», диде Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Гала-концертта фестивальдәге иң яхшы номерлардан өзекләр күрсәтелде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыкладылар:

«БЕРДӘМЛЕКТӘ – КӨЧ» – Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе җанатарлары

«ИҢ ЯХШЫ ХАТЫН-КЫЗ РОЛЕ» – Эльмира Гайфуллина белән Зөлфия Сәйфуллинаның авторлык эшендәге роле, Казан шәһәре Мәскәү районының «Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«ГАИЛӘ ТАРИХЫ» – Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

«ИҢ ЯХШЫ ИР-АТ РОЛЕ» – Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» әсәрендәге Һади роле өчен Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «33 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучысы Данил Петров

«ИҢ ЯХШЫ АНСАМБЛЬ» – Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Мөслим авылы «Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Асылташ» балалар театры  коллективы

«МАХСУС БҮЛӘК» – Удмуртия Республикасы Ижау шәһәренең «Чулпан» театры коллективы

«МИЛЛИ МИРАС» – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

«МОНОЛОГ» – Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы «М.З.Шакиров исемендәге Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе театр түгәрәге коллективы

«ПАТРИОТИК ӘСӘР» – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

«НУРЛЫ СӘХНӘ» – Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

III УРЫН – Казан шәһәре Идел Буе районының «6 нчы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы

III УРЫН – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Кукмара 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

III УРЫН – Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Сәхнә» театр түгәрәге  коллективы

II УРЫН – Яр Чаллы шәһәренең «М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Тылсым» театр студиясе коллективы

II УРЫН – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы

Ә төп бүләккә – I урынгаМинзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясе коллективы лаек булды. Аларны Тинчурин театры шефлыкка алды.

Шулай ук гала-концерт барышындакатнашучылар һәм җанатарлар арасында смарт-сәгать, портатив колонка, чыбыксыз, зур колакчыннар, портатив аккумулятор (power bank) уйнатылды.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды
Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды Минзәлә гимназиясе студиясе Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылды