90 СЕЗОН

Яңалыклар

Лилия Мәхмүтовага «Татарстан Республикасының халык артисты» исеме тапшырылды

Бүген, 26 апрельдә, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үткән көндә, Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Лилия Мәхмүтовага театр сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Лилия Хәлил кызын әлеге дәрәҗәле бүләк алуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телибез.

 

Лилия Мәхмүтовага «Татарстан Республикасының халык артисты» исеме тапшырылды
Лилия Мәхмүтовага «Татарстан Республикасының халык артисты» исеме тапшырылды