Тинчурин театры яңа сезонны 15 сентябрьдә – татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә ачты. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр төрле чаралар әзерләде.
10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а), Кәрим Тинчуринны искә алып, ул күмелгән урынга чәчәкләр салынды. Чарада театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашты.
16.15 сәгатьтә тамашачыларны Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алды.
17.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Җилкәнсезләр» спектакле (режиссер – Туфан Имаметдинов) күрсәтелде.