Бүген педагог, режиссер, тамашачыларның күңеленә үтеп керердәй күп кенә образлар тудыручы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның гомер бәйрәме.
Зөфәр Харисов 1978 нче елда Казан дәүләт мәдәният институтының театр режиссурасы факультетын тәмамлый (курс җитәкчесе — профессор Ширияздан Сарымсаков).
1981 нче елның 25 нче гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр театрыбызда иҗат итә.
Зөфәр Назыйм улы, Сез — иҗат юлына яңа гына адымнарын ясап килүче яшьләргә маяк, ихтирамга лаеклы шәхес.
Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак бәхетле яшәвегезне теләп калабыз