90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Журналистика мәктәбе»нең алтынчы дәресе узачак

18 апрельдә 16.00 сәгатьтә «Журналистика мәктәбе» проектының алтынчы дәресе узачак. Катнашучыларга «Татарстан театрлары: дәүләт һәм шәхси театрлар. Татарстан Театр әһелләре берлеге эшчәнлеге» темасына лекцияне Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина укыячак.

Соңыннан проект катнашучылары «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектаклен карый алачак. Керү: бары тик «Журналистика мәктәбе»ндә теркәлүчеләр өчен генә.

«Журналистика мәктәбе»нең алтынчы дәресе узачак
«Журналистика мәктәбе»нең алтынчы дәресе узачак