Тинчурин театры артистлары “Сүнгән йолдызлар” спектакленең беренче куелышын, Укытучылар көне уңаеннан, Казан шәһәренең бер мәктәбендә уйныйлар. Барысы да әйбәт, тик мәктәпнең сәхнәсе генә бик кечкенә икән. Шунлыктан аулак өй күренешендә катнашучы артистлар сәхнәгә генә сыешмаганлыктан, алга, халык янына да төшеп уйнарга мәҗбүр була. Җитмәсә, бераздан Мәхдүм белән Исмәгыйль дә керә. Инде сәхнә тәмам кысрыклана. Мәхдүм яшьләрдән “…үзен кумауларын, аны да аулак өйдә калдыруларын үтенә”. Шунда бер артист:
– И-и Мәхдүм, бик калдырыр идек тә… үзебезгә дә урын юк бит әле монда! – ди, тыныч кына.