90 СЕЗОН

Яңалыклар

Башкортстан мәдәният министры урынбасары гастроль спектаклен тамаша кылды

Кичә, 30 ноябрьдә, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Хыялый» спектаклен Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин тамаша кылды.

Спектакльдән соң ул сәхнә артында артистлар белән аралашты, постановканы югары бәяләде һәм театр коллективына җылы теләкләрен җиткерде.

«Бик матур тамаша алып килгәнсез. Безнең мәдәният министрлыгы, үземнең исемемнән сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Яңарак кына М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры белән Татарстанга гастрольләргә барып кайттык. Безнең дуслык якты, матур мөнәсәбәттә дәвам итә. Алга таба да шулай итеп эшләргә, бөек сәнгатьне тагын да күтәрергә язсын», – диде җитәкче. 

Искәртеп узыйк, әсәрнең авторы — Салават Әбүзәров, режиссеры — Илшат Мөхетдинов, икесе дә тумышы белән Башкортстаннан.

Башкортстан мәдәният министры урынбасары гастроль спектаклен тамаша кылды
Башкортстан мәдәният министры урынбасары гастроль спектаклен тамаша кылды