“Шәкүр карак” спектакленә бик озак вакыт наручник таба алмый интегәләр. Ул чакта постановка бүлеген дә җитәкләгән Люция Галләмова кайларга гына мөрәҗәгать итми – бар да файдасыз. Хәтта милиция бүлеге хезмәткәрләре дә аның гозерен үти алмый. Ә наручник кирәк. Инде нишләргә? “Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга” диләр бит. Гел шул хакта гына уйлый торгач, көннәрнең берендә аның башына:
–Туктале, “Интим” кибетендә юк микән?! – дигән гениаль фикер килә. (Киноларда күргәне булгандыр инде, күрәсең).
Икенче көнне Люция ханым “Интим” кибетенең ишеген киереп ачу белән үк, андагы берән-сәрән тыныч кына “товар” сайлап йөргән халыкны һәм сатучы хатынны сискәндереп:
– Женщина, у вас наручники есть? – дип сөрән сала.
Сатучы хатын аңа алсу төстәге аккош каурыйлары белән бизәлгән наручник суза. Люция ханым, наручникны тарткалап:
– А они хоть крепкие? – дип сорый.
Сатучы хатын Люция ханымның гәүдәсенә күз йөртеп ала да, елмаеп, әле моңарчы берәүнең дә зарланганы булмавын белдерә. Шулай да Люция ханым “на всякий случай” дип, икене сатып ала.
Сәхнәгә наручниклар, әлбәттә, алсу каурыйларсыз гына чыга.