90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Сәйдәш. Йокысызлык” спектакле премьерасына 10 көн вакыт калды!

“Мин ул композиторга, партитуралары белән танышуга ук, гашыйк булдым. Көйләренең гүзәллеге, яңгырашы белән ул миңа Шубертны хәтерләтте. Ромен Роллан әйткән бит: “Бах – күктә булса, Шуберт исә “күкләр үзе мөрәҗәгать итә торган” композитор” – дигән. Сәйдәшев тә нәкъ менә шундый: ихлас, халыкчан. Ул гүя халык тормышының караңгы якларын күрмәгән, ә бары аларның рухи матурлыгына, бәхетенә мәдхия җырлаган…” (Натан Рахлин)

16, 17 һәм 18 нче декабрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “СӘЙДӘШ. ЙОКЫСЫЗЛЫК” спектакле ПРЕМЬЕРАСЫН тәкъдим итә!

Режиссёры – Резеда Гарипова.