90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Өч аршын җир” – “Һөнәр” фестивалендә

3 нче декабрь Тинчурин театры күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Өч аршын җир” спектаклен “Һөнәр” XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында тәкъдим итте.
Тамашачылар һәм театр белгечләре – Надежда Стоева (Санкт-Петербург), Айсылу Кадыйрова (Казан), Рауза Солтанова (Казан) артистларыбыз уенын югары бәяләде.