90 СЕЗОН

Яңалыклар

Өч аршын җир җитәме? (Автор – Алинә Минневәлиева, Чыганак – “Ялкын”)

Безнең барыбызга да: байлыкта яшәүчегә дә, тормышта очын-очка ялгап гомер итәүчегә дә, гомере белән хушлашкач, өч аршын җир җитә. Һәм бу җир куенының туган якта булуы аеруча мөһим. Нәкъ менә шушы тормыш ситуациясе Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры спектаклендә ачык чагыла да инде.

Спектакль башында ук без поезд тавышлары ишетәбез. Әйтерсең лә, ул әледән-әле күңелгә шом салып тора. Шушы поездда башланып киткән вакыйга ахырда кабаттан, боҗралы композиция буларак, килеп баса. Поезддагы тормыш кайнапмы-кайный, йөкләр, зур-зур капчыклар – барысы да чынбарлыктан. Тик шушы җансыз әйберләр арасында әлеге транспортта авыру хатын – Шәмсегаян (Гөлчәчәк Хафизова) да бар. Ул да соңгы сулышында туган ягын күрү теләге белән яна. Аның ире – Мирвәли (Ирек Хафизов) хәләл җефетенең гозерен үтәргә алып кайта…

Ә барысы да бик яхшы башланып китә. Гыйшык утларында янып йөргән яшь Мирвәли (Зөлфәт Закиров) сылу, чибәр кызны – Шәмсегаянны (Гүзәл Галиуллина) үз итә. Гашыйкларның очраша торган урыны да күпер була (спектакль башында поезд булган конструкция күпергә әйләнә). Шушы күпер аларның мәхәббәт тарихларына нигез салса, дөнья белән хушлашып, күккә иңү урыны да булып тора.

Тик, аяз көнне яшен суккан сыман, яшь Мирвәлиләр өен дә борчу шакый. Колхозлашу чоры җиткәч, үз малы белән бүлешергә теләмичә, малын яндырып, башка авылга күчеп китәләр алар. Шулкадәр аерымланып, байлык белән яшисе килү теләге көчле була Мирвәлинең. Бу байлык хәтта аны акылдан яздырырлык дәрәҗәгә җиткерә. Ул хәтта амбарны басмаслармы, дип даими рәвештә куркып яши. Шундый кешелекле, игелекле кешенең кинәт кенә, бер мизгелдә, шундый комсыз, кырыс, байлык артыннан куа торганга әверелеве яшь Шәмсегаянны да куркуга калдыра. Мәхәббәттән нәфрәткә – бер адым, дисәләр, игелекле кешедән нәфесле кешегә әверелү арасы да бик тар. Байлык белән бозылу җиңел, тик аннары адәм рәтле кеше рәтенә кайтуы гына җиңел түгел. Шулай итеп, байлык – бер айлык, кешелеклелек гомерлек икәнлеген дә онытып җибәрә Мирвәли. Хәтта авылдашларын каргаудан да курыкмый. Шулай итеп, озак еллар дәвамында башка авылда яшәргә мәҗбүр була бу гаилә.

Спектакльдә актерларның мимикасы, жестларыннан барысы да аңлашыла сыман. Мирвәлиның (Ирек Хафизов) күңеле мең төрле йозак астына яшерелеп, ябып куела, ул җитди, кырыс кешегә әверелгән. Аның бер карашыннан гына да хатыны өркеп тора! Ирек Хафизовның актер буларак осталыгын без биредә аерымачык  күрәбез, үзебезгә тагын бер кат моны искәртеп куябыз! Тик чынлыкта, хәләл җефете иренең күңеле нечкә икәнлеген белеп яши. Ничәмә-ничә еллар буе шулай төренеп яшәргә мәҗбүр булган күңеле ахырда яз гөле булып шытып чыга аның. Авыл хуҗалыгында эшләгәндә бодайның исен иснәп туя алмый Мирвәли, аңа коена, гомумән, һәр нәрсә ташлап киткән туган ягын исенә төшереп йөдәтә аның. Язгы ташулар аның йөрәген дә тырнап ала, иртә белән авылы исенә төшеп, йөгереп урамнарга да чыга ул…

Мирвәлинең хатыны да – татар хатын-кызларына хас булганча, сабыр, барысын да җайлап, иренә яраклаштырып эшли белә. Бу образга Гөлчәчәк Хафизова шулкадәр гармонияле рәвештә кереп китә. Әйтерсең лә, бу әсәр аның өчен язылган! “Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын”, дип белми әйтмидер татар халкы. Шәмсегаян да шулай ирне ир итә, санлап, хөрмәтләп тора. Ул аңа нинди генә авыр сүзләр әйтүенә карамастан да. “Нинди ярлы безнең сүзләр! Бер генә ягымлы сүз караңгы төнне яктырта, күңелдә чәчәкләр аттыра. Үткәннәрең белән мине бөтенләй тереләй күмдең”, дип өзгәләнә хатыны. Ә аның чиккән кып-кызыл сөлгесе дә ир белән хатынның Кара-Чурага кайтачак юлын искәртә сыман.

Соңгы сулышында туган туфрак җирендә булу теләге аның ирен Мирвәлине дә олы юлга җыенырга мәҗбүр итә. Юлда өзлегү ихтималы булу турында хәбәр иткәндә дә, Мирвәлинең сүзләре бар тамашачыны тетрәндерә. Өстенә ак җәймә ябуы, теге күпергә менүе Шәмсегаянның күккә иңүен аңлата. Шул вакытта Мирвәли үзенең асылына – кешелегенә кайта. Шунда ул адәм баласына бу тормышта өч аршын җир җитә, ди. Туган җиренең никадәр кадерле икәнлеген аңлый. Шул вакытта аның йөрәге тагын да катырак тибә башлый. Ахирәттә ул кабаттан Шәмсегаяны белән очраша.

Автор – Алинә Минневәлиева,

Чыганак – “Ялкын” http://yalkyn.ru/news/bu-tema/och-arshyn-ir-itme