90 СЕЗОН

Яңалыклар

Өлкәннәр көне белән котлыйбыз!

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан барлык әти-әни һәм әби-бабайларга иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Олы тормыш юлында туплаган тәҗрибәгезне,  намуслы хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.