90 СЕЗОН

Яңалыклар

Ә син үз “Карурман”ыңда кем? (Автор – Алсу Сәлахова, Чыганак – “Идел” журналы)

Мин бу спектакльне озак көттем. Хәтта ул барлыкка килгәнче үк. Күптән бала тәннәрен чыгарган һәм шул халәтне спектакль буе дәвам итә алган чарада булган юк иде. Каз тәненә күмелеп утырдым. Антракт вакытында да урынымнан селкенә алмадым. Пьеса авторлары Резедә Гарипова белән Луиза Янсуар тудырган дөньяда озаграк буласым, озаграк шушы әкият, мистика хисен тоясым килде.

Телефоннарыгызны сүндерегез

Томан сәхнә идәненә сылана, әкеренләп залга тарала. Һәм без башка дөньяга килеп эләккәнебезне үзебез дә аңламыйча калабыз. Сәхнәдә динамика, кабатлана торган кызу хәрәкәтләр һәм җыр. Без хыялдагы үткәнебезгә кайттык…

Кариевта – “эскиз”, Тинчуринда – “спектакль”

Әйе, беренче тапкыр узган елның декабрендә Кариев театры сәхнәсендә күрсәтелгән “Карурман” спектакле спектакль үк түгел иде, аны авторлары “спектакль-эскиз” дип таныштырды. Эскизны караганда “Тулы канлы “спектакль” диеп атасалар да була иде инде” дип уйлаган идем. Спектаклен күргәч, беренче куелышның эскиз булына төшендем. “Нәрсә аерыла соң?” дип сорарсыз сез.

Нәрсәсе аерыла?

Эскизда сәхнә өч өлешкә бүленгән иде: музыкантлар+җырчы, төп вакыйгалар урыны һәм тамашачылар. Әйе, тамашачылар да, чөнки без Г.Кариев театрының сәхнәсендә утырдык. Иң беренче аерма сәхнә бизәлешендә күренде: спектакльдә ул ике катлы. Икенче аерма: эскизда уйнаган Juna музыкаль төркеменең булмавы, аларның яздырылган көйләрен генә ишеттек. Өченчесе: музыка тагын да күбәйгән иде. Дүртенче: Бөек Каһин ролендәге җырчы Зәринә Вилданова сәхнә буйлап хәрәкәт итте (эскизда исә басып кына торган, статик герой иде). Бишенчесе: хәрәкәтләр өстәлгән. Бу урында хореограф Резеда Муллагалиева эшенә мәдхия укырга кирәк. Чөнки хәрәкәтләр искиткеч иде! Ул бию дә, шул ук вакытта бию дә түгел. Монда ниндидер мәҗүсилек тә, табигать көчләре дә, сихрилек тә чагыла… Аеруча ат чабышын сурәтләү ошады. Геройлар ат өстенә утырды (актёрлар итәкләрен киде) һәм чыбыркы шартлата-шартлата алга ыргылды (музыка, динамик хәрәкәтләр), бер герой икенчесен узып китте (икенчесенең хәрәкәтләре салмакланды), ат үлде (итәк җиргә ыргытылды)… Шул ат чабышы вакытында яңгыраган көй өч көн башымнан чыкмады. Шактый тәэсирле.

Рольләрне башкаручы актёрлар алышынуы– алтынчы аерма… Үзегез дә аңлагансыздыр, болай санап утыру озак дәвам итәргә мөмкин: спектакль эскиздан тулысынча аерыла!

Кем әйбәт?

Сүз карурманда яшәгән ияләр белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәт турында гына түгел, кешенең үз “карурманы” – күңеле турында да. Шәхси теләк белән ил каршындагы бурыч арасында бәргәләнгән җаннар пьесада күп. Шунысы кызыклы, әсәрдәге барлык геройны да аклап була, аларны абсолют начар дип әйтергә тел әйләнми. Һәркемнең үз дөреслеге, үз сәясәте һәм трагедиясе. Алда әйтелгән күңел карурманында һәркем үз юлын сайлаган инде.

Даян би

Ул – башлык, хуҗа, тәхет иясе. Бу рольне эскизда Тинчурин театры артисты Илнур Байназаров башкарган иде. Икенче куелышта исә Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин катнашты. Аның тамак төбеннән сөйләве, үпкәләрен авырттыра-авырттыра йөткерүе, хәле булмаган килеш тә хакимлеген саклап калырга тырышкандагы мимикасы, шушы халәтен күргәч, аның өчен җан атып утырганыңны аңламый да каласың. Гәрчә, аны идеаль герой дип атап булмаса да. Даян бигә һава җитми. Аңа яшәү үзе җитми. Ләкин көче сүрелә башлаган геройның тормышка ябышып калырлык тырнак үткенлеге дә бетеп килә инде. Ул үзе дә моны аңлый.

Аның бу образына бәйле мем да таралды инде интернетта: Рөстәм абыйны “Король-Лев” мультфильмындагы арысланга охшатканнар. Актёр үзе бу охшатуга көлеп карый.

Ярымтык

Ул да хуҗа. Урман хуҗасы – Шүрәле. Башкорт телендә урман иясен “Ярымтык” диләр. Шул рәвешле пьесаның авторлары әлеге образның исеме аша бу әсәрне татар җирлеге өчен генә түгел, ә төрки халык катламына күчерәләр. Спектакльдә әлеге рольне Илгизәр Хәсәнов башкарды. Ул яфракларга уранган, бармаклары гел селкенеп тора, хәрәкәтләрендә кискенлек юк, җанында бәргәләнү булса да, үзеннән тынычлык бөркелә аның. Бу образ чынлыгы, табигыйлеге һәм табигатьтән булуы белән кызыклы, ниндидер самимилек тә бар аңарда.

Абруй

Революционер-инкыйлабчы, ләкин тарихны белергә теләми, аны кире кага. Миндә Артем Пискунов башкаруындагы әлеге роль шундый тәэсир калдырды. Спектакльдә Абруй тәхеттә утырырга теләгән кеше буларак тасвирлана. Дөресрәге, аның беренче кабул ителеше шундый. Ә образның төп максаты, минемчә, әтисенең аны “тәхет варисы” итеп тануында. Аңа ул идарә кирәк тә түгел кебек. Аңа әтисенең “Әйе, улым, син моңа лаек” дигән сүзе генә кирәк иде ахырысы. Дөньяна үзгәртәм дигән бөек сүзләр пәрдәсе артына нәни бер малайның нәни генә хыялы: әтисе Даян бинең аны лаеклы дип тану теләге яшеренгән иде кебек.

Җәйран

Матбугатта бу Гүзәл Галиуллинаның образына “феминист” дигән мөһер сугылды. Һәм мин бу сүз белән килешми булдыра алмыйм. “Хатын-кызлар ир-атлар белән тигез хокукларга ия булырга тиеш!” дигән лозунгны Җәйран “Минем дә абый белән атта узышасым килә!” дип әйтә, аерма шунда гына. Җәйран ирек тели һәм бу ирекнең артында нәрсә ятуын да аңлый. Шуңа күрә “мәхәббәт яки ыру” сайлавында кайсының җиңеп чыгасы билгеле иде. Ахырдан дәүләт идарәсенең дилбегәсе кыз кулына калуы да феминистик яңгырашлы. Моны начар дип әйтеп булмый, әлбәттә. Ләкин шәхсән минем әсәрнең ахырында көчле ир-атны күрәсем килде, көчле хатын-кызны түгел.

Ялчын

Спектакль башыннан ук Зөлфәт Закиров образы маргиналь герой итеп бирелә: ул кешеләр дөньясында үз урынын белә, ләкин күңеле белән бөтенләй башка хәятне тели, урманга тартыла. Кан кушылудан, катнаш никахтан туган баланың трагедиясен күрдем мин бу геройда. Ике арада бәргәләнгән бу җан ахырдан үз урынын тапса да, геройның бәхетле булу-булмавы турында сораулар кала.

Сөйөргел бикә

Гөлназ Нәүмәтованың тавышыннан ук дертләп киттем. Ул тарихның башыннан ук үз урынын күрсәтте: монда мин хуҗабикә. Андый сүзләр әйтелмәсә дә, шундый калын тавыш белән әйтелгән һәр сүз патша карары кебек тоелды. Ахырдан гына “энә”нең кайда яшерелгәнен аңлыйсың. Бикәнең бар көче улында булган икән. Һәм… аның иң йомшак урыны да улы Абруй булып чыкты.

Әлеге геройлар төп сюжет линиясен алып бара. Спектакльнең серен тулысынча ачып бетерәсем килми, шуңа һәрбер рольгә аерым туктамыйм. Ерткыч кыргый образындагы Салават Хәбибулла, аксакал киңәшче – Нуретдин Нәҗмиев, хәйләкәр Зөфәр Харисов турында язсам, спектакльне күрмәгәннәр өчен тәмен җуйдырырмын кебек тоела. Костюмнар буенча рәссам Илшат Вилданов, костюмер Юлия Выборнова, ут кую буенча Тәлгать Латыйпов, сугыш сәхнәләрен кую буенча Артем Куртымов, хормейстер Алия Хәмзина, хореограф Резеда Муллагалиеваларның эшен дә әйтмичә узып булмый. Әйтәм бит, пәрдәләр ачылып китүегә безне башка мохит үзенә чолгап алды. Ләкин пәрдәләр ябылганнан соң да аннан тиз генә чыгып китеп булмады әле.

Әсәрдә табигыйлек, кешенең аң төпкелендә яткан һәм гасырдан-гасырга сакланып килә торган иң беренчел теләкләре, кысаларга кертеп булмый торган уй-максатлары тасвирланды. Кемдер тәхеткә тартыла, кемгәдер кан кирәк, кемдер мәхәббәт утында яна (шулай ук үз теләге белән), кайсыдыр герой бөтен тормышын баласына бүләк итә.

Спектакльне караганда алгы рәттә утырасы килә. Беренче рәттә. Юк, шушы сәхнәдәге тормышның эчендә йөрисе килә. Кәрим Тинчурин бинасының бер почмагы премьера көнне тулысынча төтендә иде. Әмма, ни гаҗәп, ул төтеннән чыгасы килмәде минем. Ниндидер тарту көче бар бу язылмаган дастанда. Белмим, бәлки, кан тартуыдыр…

Кем син?

“Карурман” спектакленең тәкъдим ителешендә “Кем син?” дигән сорау яңгыраган иде. Тамашачылар да үз-үзләрен эзләргә килде кебек спектакльгә. Ә менә пьеса авторлары – Луиза Янсуар белән Резедә Гарипова үзләрен кем дип күрә икән әсәрдә? Мин аларга аларның ук соравын кире кайтардым: “Әлеге спектакльдә кем сез? Кайсы образ сезгә якынрак?”

Луиза Янсуар, пьеса авторы:

Бөтен образлар да якын. Аерып кына карый алмыйм. Чөнки язганда аларның һәркайсының тиресендә булып карадык, алар белән бергә ниндидер карарларга килә алмый гасабиландык. Кайсыдыр гамәлләрне кылганнан соң җиңеләеп калдык, кайсыларыннандыр соң – аңга килә алмый йөрдек… Аларның һәркайсында күпмедер дәрәҗәдә мин бар. Һәм – Резедә дә шулай. Мәсәлән, атлар белән бәйле линиядә баштанаяк балачак хиссиятләрем: мин анда Уткүз белән яшерен бер телдә сөйләшкән Ялчын да, тәвәккәл Җәйран да, хәтта Абруйның шартлаган чыбыркысы да… Арнау йоласындагы һәр тәңкә һәм тамчы чыңы… Бөек Каһинның һәр шигъри ымы, җыруындагы һәр аһәң… Сыртлан бәкнең тилмерүендәге һәр сорау… “Кыргый” дип даны таралган Ялан бинең Җәйранга: “Әниең өчен кичер…” – дигән сүзләре… Санап бетереп булмый барысын да. Геройларның һәрберсе шулкадәр якын: чөнки без аларның һәрберсен яшәдек. Һәрберсе булып үлдек. Яңадан терелдек… Шагыйрь буларак, мин аеруча зур җаваплылык тойгысын Бөек Каһин өчен кичерәм: чөнки, ул барысын да тоташтыручы, ул JUNA төркеме музыкантлары тоемы һәм Зарина Вилданова энергетикасы белән дә бик тыгыз бәйләнгән. Әмма “Карурман” командасы искиткеч – андагы һәркем үз урынында, тоташ бер паззл. Мондый команда белән эшләү – олы бәхет!

Резедә Гарипова, пьеса авторы һәм сектакльнең режиссеры:

Мөгаен, минем өчен Ялчын иң якын персонаждыр. Без аның белән охшаш: икебез дә үз “ыру”ыбызны яратабыз, күләгәдә калырга тырышабыз, һәм ирек – ул, иң беренче чиратта, синең арттан баручылар алдындагы җаваплылык дип саныйбыз. Бу спектакль минем өчен өеңә, үз җиреңә кайту турында. Үзеңнең башлам ноктаңа. Үз юлыңа.

Спектакльдәге иң яраткан сүзем:

Җәйран: Нигә син һәрвакыт тыныч, Ялчын?

Ялчын: Мин бар нәрсәнең дә үз урынында, үз вакытында булуына ышанам.

Театр тәнкыйтьчесе, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова фикере:

“Карурман” спектаклен мин башта эскиз форматында караган идем. Эскиз формасында мин аны кабул итмәдем. Чөнки ул чакта сюжет эчтәлеге буталчык иде. Язучыларыбызның татар сәхнәсе өчен яңа фэнтези жанрында эшләүләре күренә иде. Әмма әлеге жанрның үз кануннары бар, алар тулысынча истә тотылмаган иде. Шуның өчен мин тәнкыйтьләп чыктым. Фэнтезида яхшылык җиңеп чыга, әшәкелек җиңелә һәм анда “асылыгызга кайтырга кирәк” дигән төп фикер әйтелде. Мин яшьләрдән “Асыл” дигәндә сез нинди төшенчәне күз алдыгызга китерәсез?” – дип сорадым. Чөнки сюжет җебе космосның катастрофасы белән башлана: кеше белән ия кушылудан бала туган. Бу тәртипнең бозылуын күрсәтә. Соңгы ноктада алар бергә була алмаска тиешләр, ә эскизда алар бергә калдылар. Бу фэнтези канунына туры килми, чөнки әсәр ахырында космос, ягъни тәртип булырга тиеш. Ә монда Америка вариантындагы хэппи-энд иде. Аннан соң эскизда скандинав мифологиясе образлары белән күбрәк эш иткән иделәр, бу музыкага да йогынты ясады. Безгә бит үз мифологиябез нигезендә куелган спектакль кызыклырак. Әсәрнең ничек үсүен күрер өчен мин спектакльгә бардым. Ике тапкыр булдым. Шатланып кайттым. Бүген милләт авыр чорны кичерә. Безнең традиция буенча, авыр чорлар килеп җиткәндә татар әдәбиятыбыз тарихи драматургиягә кул суза һәм үзенең фикерен җиткергәндә сәхнәне трибуна итеп куллана. Бүген бу әсәрнең җанисәп алдыннан тууы минем өчен бик кадерле. Чөнки бу әсәр һәр кеше белән сөйләшә, алар алдына сорау куя: “Син кем?” Туган ил образы һун заманыннан ук ир-ат белән бер иде. “Туган ил” образы кайчаннан хатын-кыз образы белән тәңгәлләшә? Казан ханлыгыннан, дәүләтчелегебезне югалткач. Ирләрнең вазифасын үтәргә пространство калмый, шуннан Сөембикә образы пәйда була. Мин бу спектакльне авторларның рефлексиясе буларак кабул иттем. Чөнки бүгенге көндә безнең телебезгә һөҗүм бара, Конституциягә бик зур сораулар тудыра торган төзәтмәләр кертелә… Илне, туган телне саклау хатын-кызга гына тапшырыла хәзер. Безнең кызларыбыз бүген үзләрен ничек хис итәләр? Бу – проекция.

“Карурман” хэштегы белән тамашачылар Инстаграмында урын алырдай сүзләр:

Безнең ил каршында бурычыбыз бар

Дөнья үзгәрде…

Син бит безнең тәртипләрне белә идең.

Ямьсез уйныйсың!

Һәр ялчы дөнья белән ничек идарә итәргә икәнен белә…

Безгә дөньяны яңача төзи башларга вакыт!

Дөньяны көч тота!

Мин үз урынымны беләм.

Кемнең каны чиста хәзер, йә, табып күрсәт миңа!

Соңга калганчы, иртәләү хәерлерәк булмасмы?

Ирек – ул җаваплылык! (Монысы минем дә сторизыма кереп кунаклаганы).

Алик Сагатов фотолары.

Автор – Алсу Сәлахова ;
Чыганак – “Идел” журналы
http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/sin-z-karurmanyda-kem